16+

«Татарстан наркотикларсыз» веломарафоны узачак

26 июньдә Казанда VIII «Татарстан наркотикларсыз - 2016» веломарафоны старт ала. Велотуризм җыелма командасы Казан-Алексеевск-Болгар-Димитровград-Чирмешән-Бөгелмә-Лениногорск-Алабуга-Казан шәһәрләре маршруты буенча 1093 чакрым араны узачак. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган ун спортчы көненә 60 чакрым ара узарга тиеш. Велотөркем спортчылары, әлеге чарада катнашу өчен, җентекле тикшерү узган. Утыз кеше арасыннан унысын сайлап алганнар.

Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Веломарафон Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы химаясе астында уза. Татарстанның Велосипедчылар союзы да теләктәшлек күрсәтә.

Марафонга старт Казанда бирелеп, финиш сызыгын да шушы башкалада узачаклар. 26 июнь көнне, шул уңайдан, бәйрәм чаралары оештырыла.

Сәгать 11:00дә «Веломан И.Я.» музее каршында шәһәрнең башкарма комитеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренең спортчылар белән тантаналы очрашуы көтелә. Шунда ук веловикторина белән бәйрәм концерты оештырыла.

Сәгать 12:30да Меңьеллык паркындагы фонтан янында Казан парклары буенча гаилә велоквестына старт биреләчәк. Финиш сәгать 14:00дә Кремль яр буенда булачак.

Сәгать 14:00дә велосипед спортын яратучылар өчен «Кремль яр буе­-Иске Аркчино» маршруты буенча велоярыш була.

2015 елда веломарафон өч тапкыр рекорд куйды. Бердән, ул 18 көнгә сузылды, маршрутның озынлыгы 1385 чакрым иде, велотуристлар Идел буеның тугыз шәһәре, шул исәптән Казан, Ульяновск, Сызрань, Жигулевск, Самара, Нурлат, Чаллы, Зәй, Түбән Кама аша узды. Соңгы еллардагы статистикага күз салсак, марафонда катнашучы иң яшь кешегә - 11, иң олысына 67 яшь булган. Спортчыларның уртача яше - 30.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading