Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хәбәрне Татарстан Республикасының тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе хезмәткәрләре җиткерде.
Көртлек (тетеревь), суер (глухарь), иртә таңда вальдшнеп һәм Кызыл китапка кертелгән соры казны ату тыела. Шулай ук аккошларны һәм торналарны да ату тыела.
- Кыргый казлар, ата үрдәкне (селезень), көндезге якта вальдшнепны фәкать шома көпшәле мылтык белән генә ауларга рөхсәт. Казны көненә - икене, ә ата үрдәкне өчне генә атып алырга мөмкин. Ау этләрен һәм сырлы көпшәле мылтык куллану катгый тыела. Урман җәнлекләреннән: поши, кабан, куян, төлке аулау инде февраль аенда ук туктатылды. Хәзер җәнлекләрнең балалау чоры, шунлыктан ау тыела, - диде идарәнең лицензия бүлеге җитәкчесе Ринат Чиспияков. - Соры каргаларны пневматик мылтык белән дә атырга була, аларга лимит юк. Соры каргалар каз һәм үрдәк ояларындагы йомыркаларны, бәпкәләрне ашап, зур зыян китерә.
Татарстанда Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Аксубай, Баулы, Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Чирмешән, Биектау,гомумән, 27 районда аучылык җирлекләре бар. Тулы исемлек һәм аучылыкка кагылышлы башка мәгълүматлар белән идарәнең интернет сайтыннан танышырга була. Табигать тыюлыкларында һәм заказникларда ау тыела. Аучылык хуҗалыкларына юллама - 3 мең сум, ә ау гамәлләренә дәүләт пошлинасы - 650 сум.
- Ау кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга 5 мең сумга кадәр штраф салына, өч елга кадәр вакытка мылтык та алына. Узган ел язгы ау аралыгында 600 кешегә, гомуми исәптә, бер миллион сум штраф салынды, - дип кисәтте идарәнең тереклек дөньясы объектларына күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мутахаров.
Ринат Чиспияков сөйләгәнчә, республикага су кошлары Урта диңгез буйларыннан һәм Әстерхан якларыннан кайта.
- Кыргый кошлар белән «кош гриппы» да ияреп кайтуы ихтимал, - диде Ринат Чиспияков. - Ветеринария хезмәте саклану чаралары күрә. Аучылык хуҗалыкларында ветеринарлар һәвәскәр аучылар янына килеп, атып алынган кошларны тикшерсә, моңа каршылык күрсәтмәү сорала.
Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр «Уылдык» («Нересть») чикләве кертелде. Балыкны сәнәгать колачларында тоту шушы вакыт аралыгына туктатылды. Һәвәскәр балыкчыларга да 20 апрельдән 10 июньгә кадәр моторлы көймәләрдә елгага кереп, балык тоту тыела.
- Һәвәскәр балыкчыларга көймәдә ятьмә белән балык тотарга гомумән рөхсәт юк, бары тик кармак белән генә. «Уылдык» чикләве аралыгында елга ярыннан балык тотарга рөхсәт, ләкин кармаклар саны бер кешегә дүрт берәмлектән артырга тиеш түгел, - дип искәртте Радик Мутахаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар