16+

Бүген Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза

Бүген республикада Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар уза.

Бүген Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза

Бүген республикада Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар уза.

Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшлиячәк. Участокларның саны 2 мең 811. 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплексы белән тәэмин ителгән. 16 меңнән артык татарстанлы “Мобиль сайлаучы” механизмын кулланырга җыена. Бу исә аларга теркәлү урынында гына түгел, теләгән җиреннән сайлау мөмкинлеге бирәчәк.

Дәүләт Советына барлыгы 100 депутат сайланачак. Шуларның иллесе – бердәм республика сайлау округларыннан, иллесе – бермандатлы сайлау округларыннан. Сайлау хокукына Татарстанның 2,9 млн кешесе ия. 

100 мандат өчен сигез сәяси партия вәкилләре һәм 430 үз-үзләрен чыгаручылар дәгъва кылачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading