16+

Татарстанда галимнәр саны 14 меңнән артып китте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Фәнни-технологик үсеш елын ачык дип игълан итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Фәнни-технологик үсеш елын ачык дип игълан итте.

Татарстан Фәннәр академиясендәге Фән көненә багышланган  тантаналы чарада тәүге тапкыр Галимнәр гимны башкарылды.

Татарстан Рәисе республиканың фәнни бергәлеге фән өлкәсендәге уңышлары белән мактана алуын ассызыклады. Татарстан “Фән һәм университетлар” илкүләм проектының барлык чараларында да тәкъдим ителгән, 5 югары уку йортыбыз “Приоритет 2030” программасына кертелеп, югары белем бирү элитасы булып тора.

-    Заманча Россия тарихында беренче тапкыр республикадагы галимнәр саны 14 меңнән артып китте. Яшь тикшеренүчеләр исәбе илдәге уртача саныннан шактыйга күбрәк. Ел саен тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә бүленгән акчалар күләме 30 миллиард сумга якынлашты. Республиканың ил төбәкләре арасында фәнни-технологик рейтингта икенче урын алып торуы да закончалыклы, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Тантаналы чарага Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та килгән иде. Ул 2022 елда Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы старт алуын билгеләде. Аның сүзләренчә, төп максатлар булып, тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсенә талантлы яшьләрне тарту, тикшеренүчеләрне җәмгыять һәм ил үсеше өчен мөһим бурычларны үтәүгә җәлеп итү һәм Россия фәне уңышлары һәм перспективалары турында мәгълүматны тарату тора. Татарстан бу бурычларны үтәүдә актив катнаша. 

-    Татарстанда галимнәргә эшләү өчен бар шартлар да тудырылган. Хакимият органнары тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсен үстерүдә турыдан-туры катнаша. Бу Татарстан Республикасына 2022 елда Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урынны яуларга мөмкинлек бирде, - диде ул.

Валерий Фальков Татарстанда фән үсеше тарихына да тукталып үтте. 1804 елда Татарстан башкаласында Казан университеты ачылды, 1925 елда татар белеме фәнни җәмгыяте оешты – аны Татарстан Фәннәр академиясенең аналогы дип атарга мөмкин. 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы булдырылды, соңрак ул Казан фәнни үзәгенә әверелде. Ә инде 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе оешты. Һәм инде әйткәнебезчә, бүген галимнәребез ил күләмендә дан казана.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1991 елдан Фәннәр академиясе милли, тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен исәпкә алып, төбәк үсешенә саллы өлеш кертә. Хәзерге вакытта академия җитди структура булып тора, ул үз эченә 12 институт һәм үзәкне, 7 бүлекчәне ала, - дип ассызыклады ул. 

-    2024 елда Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы нәтиҗәле башланды. Кулланылган алымнар һәм булган потенциал ил башлыгы куйган бурычны – фәнни тикшеренүләр күләме буенча Россиянең алдынгы 10 ил арасына керүен тәэмин итүне – башкарып чыгарга мөмкинлек бирер дип ышанам, - диде Рифкать Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading