16+

Татарстанда хезмәт хакы бурычлары узган ел башыннан 4 тапкырга арткан

Хезмәт хакы бурычлары белән актив көрәш быел да республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел башыннан Татарстан предприятиеләренең хезмәт хаклары буенча бурычы 4 тапкырга диярлек үскән. Агымдагы елның 1 гыйнварына аның күләме 119 млн сумга җиткән. Бүген предприятиеләрнең 5 меңгә якын хезмәткәр алдында бурычы җыелган.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегиясендә билгеләп үтелгәнчә, ел азагында иң зур хезмәт хакы бурычлары республиканың авиапредприятиеләрендә теркәлгән. «Татарстан» авиакомпаниясендә - 35,3 млн, «Ак Барс Аэро»да - 30,3 млн сумлык. Дөрес, берничә көн элек «Татарстан» авиакомпаниясенең хезмәткәрләре алдындагы бурычларын каплап бетерүе хәбәр ителде. «Бөгелмә» аэропорты үз эшчеләренә әле һаман 1,4 млн сум буенча исәп-хисап ясамаган. 13,7 млн сумлык хезмәт хакы бурычы җыелган «Камгэсавтозаводстрой», 7,5 млн сум бурычын түләмәгән «Чистай элеваторы», 5 млн сумга якын бурычы булган «Казан киностудиясе» җәмгыятьләре дә «кара» исемлектә.
Узган ел ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, прокуратура белән берлектә, 134 эш бирүченең 215 млн сумлык бурычын яшерүен ачыклаган. Хезмәт хакын түләү буенча координация советы 2013 ел дәвамында бурычлы 77 предприятиедә хәлләрнең торышын өйрәнгән. Җитәкчеләре бурычларны түләү буенча чаралар күрмәгән 17 предприятиегә кагылышлы материаллар прокуратурага һәм Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлланган. Дүрт предприятие буенча материалларны, бөлгенлек процедураларын башлау өчен, Федераль салым хезмәтенә тапшырганнар.
Премьер-министр Илдар Халиков, бурычлар җыелу көтелмәгән вазгыять түгел, дигән фикердә. Аның аңлатуынча, моңа икътисади үсеш темплары кимү йогынты ясаган. Ләкин бу сәбәп кенә эш бирүчеләрнең җаваплылыгын киметергә тиеш түгел. Хөкүмәт башлыгы намуссыз эш бирүчеләр белән көрәшне катгыйландырырга чакырды. Гражданнарның вакытында хезмәт хакы алуга хокукларын саклау 2014 елда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading