16+

«Татарстанда җирле үзидарә үсешенә һәркем өлеш кертә»

2013 елдан 21 апрель Россиядә җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда җирле үзидарәләрнең башкарылган эшләре турында республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сөйләде.

«Татарстанда җирле үзидарә үсешенә һәркем өлеш кертә»

2013 елдан 21 апрель Россиядә җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда җирле үзидарәләрнең башкарылган эшләре турында республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сөйләде.

- Башка дәүләтләрдә җирле үзидарәләр йөз еллар буена ныгый барган, ә бездә аның оешуына 10 ел гына тула. Җирле үзидарәләр федераль, республика структуралары белән бергә эшли. Татарстанда җирле үзидарәне үстерүгә өлеш керткән өчен медаль дә булдырылды. Ел саен иң яхшы авыл җирлекләре бер миллион сумлык грант белән бүләкләнә, ул акча социаль инфраструктураны яхшыртуга тотыла. Мондый кызыксындыру чарасы Россиянең бүтән бер төбәгендә дә юк. Күптән түгел үзара салым кертелде, әлеге чара башка төбәкләрдә булса да, бездәге сыман 1:4 исәбе белән республика бюджетыннан финанслана торганы бер төбәктә дә юк. Үзара салым нигезендә, узган ел авылларның социаль торышын үстерүгә 400 миллион сумнан артык күләмдә эшләр башкарылды.

Кадрларны укыту буенча Президент аппараты белән берлектә зур эш алып барыла, КФУ каршында даими рәвештә курслар укытыла. Нәрсә соң ул җирле үзидарә дигән сорауга, бөтен кешенең үзләре яшәгән төбәкнең яшәү шартларын уңай якка үзгәртүе дип җаваплар идем.

Республикада 956 җирле үзидарә бар, берсе яхшырак эшли дип икенчесен үпкәләтәсе килми. Яхшы эшли торганнары һәр районда, һәр шәһәрдә бар. Конкурсларда җиңүчеләрне иң әйбәт эшләүчеләр дип әйтергә була да инде, чөнки иң яхшылары кайбер бәйгеләрдә - 7, кайберләрендә 11 критерий буенча ачыклана. Татарстанда һәркем - Президенттан алып сукбайга кадәр, үзе яшәгән җирлекнең яшәешенә һәм үсешенә өлеш кертә, - диде Минсәгыйть Закиров.

PS. Бүген Татарстан Дәүләт Советында 15 номинация буенча үз өлкәсендә иң алдынгы 60 хезмәтчәнгә дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак.

Фото: msu.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading