16+

«Татфондбанк» клиентларына микрозаймнар бирелә башлады

«Татфондбанк» клиентларына микрозаймнар бирелә башлады

Халык арасында «Татфондбанк» белән бәйле сораулар азрак тынса да, эшмәкәрләрне, юридик затларны борчыган мәсьәләләр җитәрлек. Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «кайнар элемтә» номерына бер-ике көндә генә 300гә якын мөрәҗәгать кабул ителгән.

«Татфондбанк» клиентларын кызыксындырган сорауларны хәл итү өчен фонд көчәйтелгән режимда эшли. «Татар-информ» агентлыгында 31 декабрьгә кадәр көн саен Татарстанның икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендә «Татфондбанк» белән бәйле сораулар буенча матбугат конференцияләре уза.
Кичә булган матбугат конференциясендә Татарстанның Икътисад министрлыгы реестрында теркәлгән, «Татфондбанк»та 46 миллиард сумнан артык кертемнәре булган 362 779 физик зат һәм эшмәкәрләрнең 64 меңенә 24 миллиард сумнан артык иминиятләштерелгән кертемнәрен кайтарганнар, дип хәбәр иттеләр. Кертемнәре иминиятләштерелмәгән эшмәкәрләргә, юридик затларга килгәндә, инициатив төркем көн саен диярлек Татарстанның икътисад министры Артем Здунов җи­тәкчелегендәге эшлекле төркем белән очрашулар уздыра. Татарстанда эшен туктаткан банкларның клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән банкларда микрозаймнар тәкъдим ителә. Шушы көннәрдә микрозаймнар алырга теләп 271 гариза кабул ителгән, 25 миллион сумга 12 микро­займ инде бирелгән.
- Эшмәкәрләр яңа ел алдыннан микрозаймнар алыр­га атлыгып тормый. Ел азагында акча алу бик отышлы булмаганга, күпләр бары быелга кирәк кадәр генә ала. Эшмәкәрләргә ярдәм итү программасы киләсе елда да дәвам итәчәк. Шуңа да күбесе тынычланып, яңа елдан килергә уйлый, - ди Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды генераль директоры Андрей Афонин.
Зуррак суммадагы акчаларга килгәндә, «АК БАРС» Банкының корпоратив бизнес департаменты директоры урынбасары Наталья Фадеева әйтүенчә, аларда эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән ике программа эшли башлаган. Берсе буенча 2 миллион сумга кадәр акча алырга була. Икенчесе 100 миллион сумга кадәр кредит вәгъдә итә. «АК БАРС» Банкында ике көндә 290 хисап счеты ачылган инде. Кредит сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.
Саклык банкы да эшмәкәрләргә, юридик затларга ярдәм итү юлларын эзли. Банк экспресс-реструктури­зация тәкъдим итә. Ягъни бик аз документлар гына җыеп, тиз арада кредит бирү шартлары каралган. «Күпме кирәк, шуның кадәр кредит бирәчәкбез», - ди Россия Саклык банкының корпоратив бизнес буенча идарәчесе урынбасары Дмитрий Волостнов. Кредитларны иң аз саналган 11 процент еллык ставка белән дә бирәчәкләр.
Шунысы да бар, ташламалы кредитлар, микрозаймнарны үз кирәгенә файдаланып калырга теләүчеләр дә очрый икән. Әйтик, бер эшмәкәр, «Татфондбанк» аркасында зыян күрдем дип, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Баксаң, аның хәле күптән мөшкел булган. 2012 елдан бирле салым түләмәгән өчен, 16 суд карары теркәлгән. «Бу очракта хәлне катгый контрольдә тотабыз», - ди Артем Здунов. «Татфондбанк» клиентларына кертемнәрен кайтару процессында арадашчыларга мөрәҗәгать итмәскә, алар тәкъдим иткән хезмәтләр өчен акча түләмәскә, дип кисәтте министр. «Сорауларыгыз булса, безгә килегез», - диде ул.
Россия салым хезмәте­нең Татарстан идарәсе җи­тәкчесе урынбасары Андрей Никиташин «Татфонд­банк»та исәп счеты «ка­тырылган» эшмәкәрләр­гә салымны өченче затлар аша түләргә киңәш итә. 30 ноябрьдән салым түләү турындагы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң мондый мөмкинлек бирелгән.
Матбугат конференция­сендә, «Булгар банк» белән дә хәлләр катлаулылана, анда да клиентларга ­билгеле бер суммада гына акча би­рә башлаганнар, дигән хәбәрләр яңгырады. Тик җитәкчеләр, белгечләр бу мәсьәләне шәрехләргә ашыкмады. Бары әлеге банкка карата Үзәк Банк тарафыннан вакытлыча идарә итү билгеләнсә, йә лицензияләре алынган очракта гына ул комиссия күзәтүенә алыначак, дип аңлаттылар.

Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды бәйрәм көннәрендә дә ял итәргә җыенмый. 2 гыйнвардан фонд гадәттәге режимда эшли башлаячак. Махсус программа буенча микрозайм, кредитларга бәйле консультация алыр өчен «кайнар линия»гә (843) 524-90-90 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading