16+

Татьяна Голикова: “Һөнәр гомерлеккә дигән гыйбарә искерде”

Ворлдскиллс чемпионаты ярышларга гына түгел, рәсми очрашулар-сөйләшүләргә дә бай булды. Шуларның берсе «Казан Экспо» концертлар залында узды.

Татьяна Голикова: “Һөнәр гомерлеккә дигән гыйбарә искерде”

Ворлдскиллс чемпионаты ярышларга гына түгел, рәсми очрашулар-сөйләшүләргә дә бай булды. Шуларның берсе «Казан Экспо» концертлар залында узды.

«Дөнья куркыныч астында: үзгәрешләр чорында җайлашу, уңышка ирешү һәм чәчәк ату өчен күнекмәләр» дигән темага сөйләшүдә киләчәк һөнәрләр, яшьләргә профессиональ белем бирү проблемалары, хәзерге хезмәт базары торышы турында фикер алыштылар.

Ворлдкиллс конференциясенең пленар утырышында Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, сөйләшү темасы бөтен дөнья өчен актуаль. Дөнья югары тизлек белән үзгәреп тора, технологияләр үсеше, социаль процесслар катлаулану яшьләрне киләчәккә дөрес һөнәр сайлау алдына куя. Бу ил һәм республика хакимияте өчен дә шулай.

– Татарстан Россиянең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе. Бездә профессиональ ориентациягә һәм белем бирүгә, Ворлдскиллс хәрәкәтендә катнашуга зур игътибар бирелә. Яңа һөнәрләр һәм компетенцияләр барлыкка килә. Шуңа да эшче һөнәрләр әзерләүдә иң яхшы дөнья методикалары, технологияләр һәм стандартлар кулланырга тырышабыз. Бу яшьләрне заманча хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле итә. Ворлдскиллс чемпионаты исә сәләтле, заманча белемгә ия булган яшь эшче кадрлар әзерләүне яңа баскычка күтәрер дип ышанам, – дип сөйләде Президент.
Ул шулай ук чыгышыныда республикада күптөрле милләтләрнең үзара дус-тату яшәвен ассызыклап, шуның белән көчле булуыбыз һәм икътисади яктан үсә алуыбыз турында белдерде.

- Үзара аңлашып яшәү технологик белемнәр һәм компетенцияләр кебек үк бик мөһим, - диде ул.

Татьяна Голикова үзенең чыгышында бүгенге көндә һөнәр гомерлеккә дигән гыйбарәнең искерүен, актуаль булмавын билгеләп үтте. Аныңча, дөнья тиз үзгәреп тора һәм ул берничә һөнәр белүне, профессиональ үсештә булуны, гел укып, осталыкны арттырып торуны таләп итә.

- Статистика буенча, 23 процент хезмәткәр бүген үз белеменә туры килмәгән һөнәрдә. Моның сәбәпләре төрле илдә төрлечә, безгә шул сәбәпләрне ачыклап, иң яхшы практикаларны кулланып, шулар өстендә эшләргә кирәк. 2023 елга Россиянең бөтен төбәкләрендә хезмәт базарында аеруча кирәк булган һөнәрләргә профессиональ укыту программасы кертергә җыенабыз. Бу укулар алты айдан артык булмаячак. Һәм ул кадрлар кытлыгын бетерер дип уйлыйбыз.
Илдә унике төрле илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында мәгариф проекты аеруча мөһим. Аның нигезендә өлкән яшьтәгеләрдән өстәмә белгечләр әзерләү каралган. Аларны Ворлдскиллс стандартлары буенча укытачакбыз. Без моның актуальлеген аңлыйбыз һәм күрәбез. Якын киләчәктә 150 мең өлкән яшьтәге белгеч әзерләнәчәк. Моннан тыш профессиональ әзерлек үтәргә мөмкин булган 100 үзәк барлыкка киләчәк. Мәктәп укучылары өчен исә бүген һөнәр сайлау турында онлайн платформа эшли, аңа 26 мең мәктәп кушылды, – диде Голикова.

Америка язучысы, элеккеге трейдер һәм риск-менеджер Нассим Талеб исә теория белән бик мавыкмаска, практиканың мөһимрәк булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, фән ул ял көннәре өчен генә кирәк, ә дүшәмбе без кулларыбыз белән эшләргә тиеш. 

– Иң яхшы инженерлар борынгы римлылар булган, чөнки алар математиканы, теорияне яратмаган. Бөтен дөньяга билгеле соборларны геометриясез генә төзегәннәр. Төзегән күпер башка объектларын сынап карау өчен беләсезме нинди алымга барганнар. Күпер төзүче инженер гаиләсе белән ике атна төзегән күпере астында яшәргә тиеш булган. Син үз эшең өчен җавап бирергә тиеш, – дип сөйләде ул.

ФОТО: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading