16+

Техника яңартыла, хезмәт күрсәтүне яхшыртасы калды

Казанда пассажирлар узган ел җәмәгать транспортында 255 миллионга якын йөреш ясаган.

Техника яңартыла, хезмәт күрсәтүне яхшыртасы калды

Казанда пассажирлар узган ел җәмәгать транспортында 255 миллионга якын йөреш ясаган.

- Метрополитеннан файдаланучылар саны сизелеп арта бара. Быел тагын 3 яңа станция сафка баскач, метрода көн саен 200 мең пассажир йөрер дип фаразлана, - диде шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. «Казан-1» тимер юл вокзалы - Кояшлы шәһәр» микрорайоны арасында 5 нче трамвай маршруты ачылу уңайлыкны арттырган. Трамвайлар шактый искергән булса да, әлеге маршрутта көн саен 14 мең кеше йөри. Апрельдән башлап монда 3 секцияле тизйөрешле трамвайлар җибәрү күздә тотыла. «Якын киләчәктә 5 нче трамвай «боҗра» маршрутта хәрәкәтләнәчәк. Трамвайлар Казанның зур боҗра юлын 1 сәгать эчендә урап узачак», - дип фикерен белдерде мэр Илсур Метшин.
Быелның 1 июленә кадәр 11 нче маршрут та яңа 10 гадәти трамвай белән тулыландырылачак.
- «Горький шоссесы - Фатыйх Әмирхан урамы» арасында 1 нче троллейбус маршруты ачылды. Чистай урамы белән Ф.Әмирхан урамы киселешендәге юл-транспорт чишелеше төзелеше тәмамланганнан соң, әлеге троллейбус юлы тагын да озынайтылачак. Троллейбусларның Академик Парин, Мәүлетов урамнары буенча Универсиада авылына кадәр йөрүче - 8 нче һәм В.Кулагин урамыннан шулай ук Универсиада авылына баручы 11 нче маршрутлары файдалануга тапшырылды, - диде Айдар Абделхаков.
Троллейбус паркы 80 процентка кадәр искергән, бу җәйдә кайтачак 30 яңа троллейбус хәлне беркадәр яхшыртачак. Казанга 513 яңа «МАЗ» һәм «НефАЗ» автобуслары сатып алыначак, аларның 419ы инде кайтты. Метрополитенның үсешен күздә тотып, тагын 6 берәмлек «Русич» поезды алынган.
Мэр Илсур Метшин: «Казанда җәмәгать транспортында көн саен 450 мең кеше йөри. Техника паркы яңартыла. Хәзер юлларда иминлеккә һәм мәдәни хезмәт күрсәтүгә ирешү төп бурыч булырга тиеш», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading