16+

Телебезнең үлүен теләмибез

«И Туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле...» Олуг шагыйребезнең әлеге шигыре барыбызның да йөрәк түрендә. Хәер, һәр милләт әдибендә дә бардыр ул моңа охшаш шигырь юллары. Чөнки һәр халыкка үз туган теле якын-кадерле. Республикабызда ел саен бу көнне төрле чаралар уздырылып килә. «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләре дә Туган...

Телебезнең үлүен теләмибез

«И Туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле...» Олуг шагыйребезнең әлеге шигыре барыбызның да йөрәк түрендә. Хәер, һәр милләт әдибендә дә бардыр ул моңа охшаш шигырь юллары. Чөнки һәр халыкка үз туган теле якын-кадерле. Республикабызда ел саен бу көнне төрле чаралар уздырылып килә. «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләре дә Туган...

«И Туган тел, и матур тел!
Әткәм-әнкәмнең теле...»

Олуг шагыйребезнең әлеге шигыре барыбызның да йөрәк түрендә. Хәер, һәр милләт әдибендә дә бардыр ул моңа охшаш шигырь юллары. Чөнки һәр халыкка үз туган теле якын-кадерле.
Республикабызда ел саен бу көнне төрле чаралар уздырылып килә. «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкилләре дә Туган тел көнен 19 февральдә үк Тукай һәйкәле мәйданына җыелып пикет белән билгеләп үтте. Берлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, бу көнне «татар телен яклау» пикетлары «Азатлык» оешмасының кайбер шәһәрләрдәге филиалларында да узган. Ә бүген исә яшьләр Казанның Төркия консуллыгы янында, «Төрки халыкларның телләрен яклап», кабат урам чарасы оештырырга ниятли. Сүз уңаеннан, шимбә көнне татар иҗтимагый үзәгендә «Милли мәҗлес»нең дә җыелышы булып узган иде. Анда да телебезне саклап калу юллары турында күп сөйләделәр. «Безгә сәяси оешма буларак түгел, ә «татар телен яклаучылар» оешмасы буларак теркәлү узарга кирәк. Ник әле бездә хайваннар гына якланырга тиеш?» - дип чыгыш ясаучылар да булды анда.
Әнә Латвиядә яшәүчеләрнең 30 процентын тәшкил итүче рус халкы да, үз телләренә дәүләт теле статусы бирелүне таләп итеп, бу көннәрдә тәүге референдумнарын үткәргән. Хәер, анда ил халкының 75 проценты рус теле белән санлашырга теләмәгәнлеген белдергән. Латвия русларының бер өлеше үзләре үк рус телле булырга теләми дигән сүз бу.
Бер караганда, нәкъ бездәге вазгыять кебек инде. Татар ата-аналарының да кайберләре, бердәм дәүләт имтиханы кыенлыкларын сәбәп итеп, балаларын татар мәктәбендә (сыйныфында) укытуга теш-тырнагы белән каршы торуын беләбез. Кызганыч, көндәлек тормышта кулланылыш тапмаучы телне көчләп тагып булмый шул кешегә. Юкса Татарстанда телебезнең дәүләт статусы да бар. Бары ул канунның үтәлүе генә сорала.
Шулай да КФУның Филология һәм сәнгать институтында оештырылган бушлай укытылучы татар теле курсларына йөрергә теләк белдерүчеләрнең гомер булмаганча артып китүе күңелдә өмет уятты. Инде өч айлык дәресләргә йөри башлаган 850 кешедән тыш, ТР Министрлар Кабинеты 25 февральдән яңа төркемне дә укыта башларга булган. Бу юлысында да 400ләп теләк белдерүче бар ди. Ни гаҗәп, мондый курслар элек тә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм РИУда эшләп килде, тик анда йөрүчеләрнең утыз-кырыгы гына укып чыга иде. Балалар бакчаларында республикадагы ике дәүләт телен дә өйрәтүгә багышланган «Киләчәк» программасының старт алуы турында да әйтеп узарга кирәктер.
Ә «Азатлык» яшьләре бер мизгелдә барысын да татарча сөйләштерә башларга тели булса кирәк. Алар күтәреп чыккан плакатларда «Телебезнең үлүен теләмибез! Испания, безне Каталония урынына үзеңә ал!» ише шигарьләр дә бар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading