Шәһри Казан

Тимер юлга керү – җинаять

Татарстанда узган ел тимер юл кичүләрендә 4 һәлакәт теркәлде, нәтиҗәдә, 2 кеше имгәнде, үлүчеләр юк. Быел әлегә 1 һәлакәт кенә булды. «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән брифингта Горький тимер юлының Казан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов сөйләгәнчә, республикада тимер юлларда 85 кичү бар, шуның 13е генә махсус эшчеләр күзәтчелегендә тотыла.

Реклама

«Россия тимер юллары» ААҖ программасы кысаларында, узган ел Татарстанда 4 тимер юл кичүе капиталь төзекләндерелгән, 11 кичүгә керү юлларына яңадан асфальт түшәлгән. «Күзәтүчесез тимер юл кичүләрендә транспорт чараларын идарә итүчеләрнең гамьсезлеге һәм битарафлыгы акылга сыймый. Кайбер шоферлар һәм тракторчылар, поезд килгәнне күрә торып, юлга керәләр. Узган ел «Компрессорлар заводы» платформасы капиталь төзекләндерелде, янәшәсенә җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзелде. Кызганыч, кешеләр шул урында һаман тимер юл өстеннән йөри. Биш метр читтәге кичүгә барырга иренү фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Биредә, кичү төзелгәнче, ел саен 20гә якын кеше поездлар бәрүдән имгәнү ала иде. Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең, җәяүлеләрнең сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз», - диде Александр Черемнов.
«Поезд яки локомотив якынлашып килгәндә тимер юлга керү җинаять санала, чөнки зур бәла-каза чыгуы ихтимал, - дип, әлеге фикерне Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов дәвам итте. - Васильеводагы тимер юл кичүенә пассажирлар утырткан автобус барып керде хәтта. Ярый әле үлүчеләр булмады. Узган ел поезд килгәндә тимер юлга аркылы чыккан 270 шоферга административ чара күрелде, ә 134е билгеле бер вакытка таныклыгыннан да мәхрүм ителде».
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукинның хәбәр итүенә караганда, быел, «РЖД» белән берлектә, тагын 25 тимер юл кичүе төзекләндереләчәк. Татарстан үз бюджеты хисабына Яшел Үзән станциясендә (758 км) тимер юл астыннан кичү төзүне башкара. Норлат һәм Бөгелмә районнарында да тимер юл кичүләре төзү планлаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: