16+

Тиражыгыз зур, дәрәҗәгез югары булсын!

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелде. 1703 елның 13 гыйнварында (иске стиль буенча 1 гыйнварда) Петр I Указы белән Россиянең беренче басма газетасы - «Ведомости» дөнья күрә. Һәм әлеге көн илебез журналистикасы тарихына истәлекле көн булып кереп калган.

Тиражыгыз зур, дәрәҗәгез югары булсын!

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелде. 1703 елның 13 гыйнварында (иске стиль буенча 1 гыйнварда) Петр I Указы белән Россиянең беренче басма газетасы - «Ведомости» дөнья күрә. Һәм әлеге көн илебез журналистикасы тарихына истәлекле көн булып кереп калган.

Шул уңайдан кичә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Татарстан җитәкчелеге традицион рәвештә республика басмаларының җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашты. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов котлады. Фәрит Мөхәммәтшин алдан җибәргән котлау хатында: «Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсе, дөнья иминлеге һәм милләтара тынычлык билгеле бер дәрәҗәдә сезнең һөнәри осталыктан, фикер тирәнлегеннән һәм аек карашыгыздан да тора. Тормыш куйган каршылыклы мәсьәләләрне хәл итүдә кызыксынып катнашуыгыз, журналистикага тугры булып калуыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтә. Очрашуда ул журналистларга конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртканда сак булырга кушты. Парламент башлыгы 2014 елда журналистлар алдында торган төп максат-бурычларны аерым ассызыклап үтте. Быел республикада сайлаулар чоры, журналистлар алдында сайлау программаларын халыкка аңлаешлы итеп җиткерү бурычы тора. Икенчедән, журналистлар аерым юнәлеш буенча махсуслашырга тиеш, дип билгеләп үтте ул. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны күбрәк позитив вакыйгаларны яктыртырга өндәде. «Зур тиражлар һәм югары рейтинглар телим», - диде ул. Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова бәйрәмнең тарихын искә төшереп үтте һәм журналистларның төрле берлекләргә берләшүен хуплавын әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ирек Миннәхмәтов соңыннан исә аерым бер басмаларның җитәкчеләренә һәм хәбәрчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Әсгать Сәфәров бәйрәм уңаеннан «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына 1906 елгы «Казанский вестник» һәм 1811 елда чыккан «Казанские известия» газеталарының беренче басма нөсхәләрен бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading