16+

Тиздән яңа мөфти киләчәк

ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Илдус Фәйзов, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, Татарстан мөфтие урыныннан үз теләге белән китте. Хәзергә мөфти вазифасын Камил Сәмигуллин башкара.

Тиздән яңа мөфти киләчәк

ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Илдус Фәйзов, сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, Татарстан мөфтие урыныннан үз теләге белән китте. Хәзергә мөфти вазифасын Камил Сәмигуллин башкара.

Ул 1985 елның 22 мартында туган. Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә 2008 елдан бирле имам хатип булып тора. 2011 елдан мөфтиятнең нәшрият бүлеген җитәкли. Гарәп һәм төрек телләрен камил белә. Өйләнгән, 3 баласы бар.
ТР Мөселманнары диния нәзарәте мөфти булып сайланырга теләүчеләрдән документларны агымдагы елның 14 мартына кадәр кабул итә. 16 мартта Татарстан мөфтиятенең чираттагы Пленум утырышы узачак.
ТР Хөкүмәте йортында 8 Март бәйрәме алдыннан хатын-кыз журналистлар белән узган традицион очрашуда Татарстан Президенты мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе постыннан үзе теләп китү карарын озак уйланулардан соң кабул итүен искәртте. «Бу - Илдус хәзрәтнең үз карары, аңа беркем дә дәгъва белдерә алмый, карарны хөрмәт итәргә кирәк. Узган ел республика мөселманнары лидерларына булган һөҗүмнәрнең йогынтысы да эзсез калмады. Илдус хәзрәтнең сәламәтлеге какшады, аңа савыгу өчен шактый вакыт кирәк булып чыкты», - дип ассызыклады Президент. Рөстәм Миңнеханов Илдус Фәйзовны республикада исламның радикаль агымнарына каршы җитди көрәш алып барган шәхес буларак бәяләде. «Ул беркая да китми, алга таба мәгърифәтчелек, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк», - диде ул.
Татарстан мөселманнарының яңа рухи лидерына килгәндә, Президент бу постка лаеклы кандидатны имамнар хәл итәчәген белдерде. Ә инде потенциаль кандидат буларак каралган Мирный бистәсе мәчете имамы Камил хәзрәт Сәмигуллинның бик укымышлы, алдынгы, үзенә ышанычы нык булган кеше буларак тәэсир калдыруын җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading