16+

Тизрәк җит, 2021 ел!

Казанлыларның 2021 елда айлык уртача хезмәт хакы 46 мең сумны тәшкил итәчәк.

Казанлыларның 2021 елда айлык уртача хезмәт хакы 46 мең сумны тәшкил итәчәк.

Ратушада, кичә, шәһәр Думасының XXXнчы сессиясендә әйтелде әлеге сан. Депутатлар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм пландагы 2020-2021 еллар чорына бюджет мәсьәләсен карады. Бу, әлбәттә, һәр казанлы 46 мең сум ала башлаячак, дигән сүз түгел. Шулай да зур санны ишетүе һәм укуы күңелле, гәрчә «уртача күрсәткеч» булса да.

Башкалада быелгы хезмәт хакларының уртача күрсәткече – 37 мең сум, ә эре һәм урта предприятиеләрдә – 43,2 мең сум.

Шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов докладында әйтелгәнчә, Казанда быел сәнәгать үсеше 6,4 процент дәрәҗәсендә. Ел башыннан 106,4 миллиард сум инвестицияләр җәлеп ителгән.

– Үсеш – тотрыклы. Сәнәгать үсеше 2021 елга кадәр ел саен 2,5-2,9 процентлар тирәсендә булачак, – диде Артур Вәлиәхмәтов.

Казанда 2021 елда халык саны 1 миллион 279 мең кешегә җитәчәк, дип фаразлана.
Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин таныштырганча, 2019 елда Казан бюджетының керемнәр өлеше 23 миллиард 23 миллион 408,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Казна физик затларның керемнәренә салым, җир салымы, тулаем керемгә салым хисапларына тулылана. Муниципаль карамактагы милекне сатудан һәм аренда файдалануыннан 2 миллиард 146 миллион 373 мең сум табыш алу ниятләнелә.

Федераль закон нигезендә, пенсионерлар җир салымына ташламадан файдалана. Казан мәктәпләрендә белем алучы укучыларга, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңгән очракта, грандлар бирү өчен 10 миллион сум билгеләнгән.

Депутат Алексей Серов (КПРФ) киләсе елга бюджетларының керем өлеше: Пермьда – 27 миллиард, ә Уфада 24 миллиард сумнан артык, аларда шәһәр үсеше өчен дә 7 миллиард сумнан артык акча билгеләнгән, дип, кызыксынды.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә шәхсән үзе ачыклык кертте.

– Һәр шәһәр бюджетын үзенчә формалаштыра. Татарстанда 50 социаль программа гамәлгә ашырыла. Республика Казандагы муниципаль программаларга булыша. Быел гына да юлларны төзекләндерүгә – 6 миллиард сум, ишегалларын яңартуга 1 миллиард сум бирелде. Мәскәү белән Санкт-Петербургны исәпләмәгәндә, без мәктәпләрне, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү буенча да алда. Башка төбәкләрдә Татарстандагы кебек программалар юк, без республика бюджетыннан Казан үсешенә бик күпкә күбрәк ярдәм алабыз. Аллага шөкер, дип кенә әйтергә кирәк, – диде мэр Илсур Метшин.

Киләсе елга Казанны үстерүгә Татарстан бюджетында 7 миллиард 886 миллион 447,3 мең сум тәгаенләп куелган инде. Казандагы 15 муниципаль программага 11 миллиард 408 миллион сум билгеләнгән.

– Бюджетны формалаштырганда социаль әһәмиятле өлкәләрнең барысы да игътибарга алынды, – диде мэр Илсур Метшин. – Юллар төзелеше, балаларның җәйге лагерьларын төзекләндерү, газ ягулыгына көйләнгән яңа автобуслар сатып алу, бистәләрне төзекләндерү һәм яктырту һәм башка социаль юнәлешле эшләр дәвам итәчәк. Бу эшләр Татарстан җитәкчелегенең зур теләктәшлегендә алып барыла.

Депутатлар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм пландагы 2020-2021 еллар чорына исәпләнелгән бюджетын кабул итте. Сессиядә шәһәр тормышына һәм шәһәр Думасына кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading