16+

«Бу – үткәннәргә күз салып, киләчәккә бурычлар билгеләр өчен мөһим сәбәп»

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә рәсми старт бирелде. Димәк, республикабыз оешуга бер гасыр тулуга багышланган бәйрәм чараларына инде бүгеннән үк әзерләнә башлыйбыз.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә рәсми старт бирелде. Димәк, республикабыз оешуга бер гасыр тулуга багышланган бәйрәм чараларына инде бүгеннән үк әзерләнә башлыйбыз.

Мондый игъланны «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзләгән кунаклар каршында ясады.
– 1990 елларда Татарстан яңа Россиядә тынычлыкны саклап калуга зур өлеш кертте. Моның белән горурланырга кирәк. Кешеләр, халык­лар тарихның «кискен» борылыш чорларында сынала. Бу бөтен заманнарда да шулай булган. Ә без 1990 елларны да тиешле дәрәҗәдә уза алдык. Шуңа да, без булдырабыз! Алга! Әгәр дә без мескенгә әйләнсәк – мес­кен булабыз. Мескен кеше бәхетле була алмый. Без үз-үзебезгә ышанган, белемле, көндәшлеккә чыдам булырга, алга барырга тиеш, – диде Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тантана башланыр алдыннан журналистлар белән аралашканда.

Театральләштерелгән ачылыштан соң кунакларны Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
– ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – бөтен татар халкы һәм төбәк тарихында бик әһәмиятле чор. Эпохаль дата буларак, бу – үткәннәргә күз салып, киләчәккә бурычлар билгеләр өчен мөһим сәбәп, – дип сүз башлады республика Президенты.

Ул шулай ук 1920 елда булган вакыйгаларга да тукталды һәм рес­публика оешуга тәэсир иткән социаль үсеш, милли һәм дини үзгәреш­ләргә, әдәби, мәгарифтә үсешләргә тукталды.
– Яңа республика төзү ул чор кешеләре уйлаганнан да күпкә кыен­рак була, – диде Президент, кешеләр язмышында зур роль уйнаган коллективлаштыру, сәяси репрессияләр һәм башка сәяси вакыйгаларга басым ясап.

Шулай булуга да карамастан, рес­публика алга бара, үсеш кичерә.
– Мәдәният, мәгариф, татар әдәбияты өлкәсендә дә зур үзгәрешләр булды. Милли мәдәниятнең чәчәк атуы Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлил, Мирхәйдәр Фәйзи, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Нәҗиб Җиһанов, Галиәсгар Камал, Кави Нәҗми исемнәренә бәйләнгән. Милли кадрлар белән идарә итү аппаратын ныгыту уңай роль уйнады, – дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов респуб­ликаның үткәнендә булган вакыйгаларны.
Ул шулай ук 1990 елларда рес­публиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең зирәк эш итүе нәтиҗәсендә Татарстанны алга җибәрүен, үстерүен дә билгеләп үтте.
Хәзерге чор Татарстанга килгәндә, Президент Казанга 1000 ел тулуын искә төшереп үтте.
– Казан озак вакытлар дәвамында бер-берсенә охшамаган мәдәниятләрне һәм цивилизацияләрне үз эченә сыйдырды, – диде Президент.

Тантана барышында Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне ике дистә якын кешегә тапшырды. Иң беренче булып әлеге бүләкне Президент кулыннан Минтимер Шәймиев кабул итеп алды.

– Бу безнең уртак бәйрәмебез. Габдулла Тукай әйткәндәй, без – тарихта эзлебез. Башыбызны горур күтәреп, республикабызның 100 еллыгын каршы алабыз, – дип, кунак­ларны Яңа еллар белән тәбрикләде Минтимер Шәймиев.
Шулай ук әлеге медальне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та тагып йөриячәк.
– Безнең Татарстаныбыз Россия өчен бик күп эшләр эшләде, – диде ул һәм дәүләтебезгә якты киләчәк теләде.
Бәйрәм чарасы концерт программасы белән дәвам итте. Татарстанның «алтын» тавышлары белән бергә, сәхнәдә чакырылган кунаклар – Алсу, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов, Алсу, Зөлфия Камалова, Әхмәд Агади, Альбина Шаһиморатова һәм башкалар чыгыш ясады.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading