16+

Төнге күктә ни булмас...

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

Төнге күктә ни булмас...

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

Космик туристлык, кызганычка, әлегә космик акчалар таләп итә. Әмма бу җәһәттән кайгырасы юк - В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә генә барасы. Космос һәм күк җисемнәрен бер урынга «туплаган» обсерватория Казаннан 20 чакрым читтә урнашкан. Аңа 1901 елда ук нигез салынганлыгын исәпкә алганда, бирегә килүчеләр космос тарихына кагылу һәм гасырдан артык яшәгән телескоплар аша бүгенге күкне тамаша кылу мөмкинлегенә ия булалар дигән сүз. Биредә әллә ничә телескоптан берьюлы карарга да була. Арада берсе - рефракторлысы - Россия күләмендә шундый типтагы эшләп торучы иң зур бердәнбер телескоп, аңа да 100 елдан артык. Шулай ук күптән түгел төзелгән планетарийны карау да кызыклы булыр. Йолдызларны күрер өчен, бирегә сәяхәтне төнгә каршы һәм күк йөзе аяз чакта планлаштырырга кирәк, билгеле.
12 апрель - Космонавтика көнендә обсерватория экскурсия ясарга теләүчеләрне бушлай кабул итә. 18.00дән 22.00гә кадәр биредә тәҗрибәле астрономнар һәм экскурсоводлар кизү торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading