Шәһри Казан

Төньяк Корея – бөек держава?..

Атом-төш коралын сынап, Төньяк Корея бер яктан үзен АКШ, Россия һәм Кытай белән бер рәткә куярга теләсә, икенче яктан, БМО резолюцияләренә төкереп биргәнен исбатлады.

Реклама

Исәпләүләр күрсәткәнчә, атом-төш шартлаткычының егәрлеге бик зур түгел - 6-7 килотонна тәшкил итә. Әмма Пхеньян белдергәнчә, зур егәрлекле җыйнак шартлаткыч сыналган. Бу ишарәдән шуны аңларга була - Төньяк Корея җыйнак атом-төш шартлаткычлары ясауда алга киткән һәм ул аларны баллистик ракеталарга урнаштыра ала.
Ким Ир Сенның «җиңел» кулы белән
Әлеге өлкәдә узган гасырның 50 нче елларында эшли башлап, Пхеньян шактый уңышка ирешеп килә. Ул чакта моңа генераллиссимус Ким Ир Сен үзе алынган була.
Совет геологлары ярдәме белән, узган гасырның 40-50 нче елларында Кореяның төньягында шактый гына уран запаслары табыла. 1956 елда КХДР Халыкара атом-төш программасына кушыла. СССР аңа 1965 елда беренче эксперименталь реактор төзергә булыша, 1986 елда исә совет проекты буенча 5 мең киловаттлы реактор сафка баса. Нәкъ менә шушы реактор Пхеньянның Плутоний хәрби программасының нигезенә әверелә, аннан соң уран белән баетыла.
Төньяк Кореяның максаты ни?
Үзенең максатларын КХДР яшерми - ул, АКШ, Россия һәм Кытай кебек үк, бөек держава булмакчы һәм аның белән санлашуларын тели. Шуңа күрәдер, соңгы арада үзен «зурларча» хис итеп, үзен тыныч тота, хәтта сынауларны да яшертен генә уздырмыйча, бу хакта алдан ук белдерү ясый. Көньяк Корея чыганаклары белдергәнчә, Пхеньян 12 февральдә булган сынау турында бер көн алдан Вашингтон, Мәскәү һәм Пекинга хәбәр иткән булган.
Пхеньян бары тик атом-төш коралына ия булган очракта кына АКШның аңа карата фикерен үзгәртәчәгенә ышана. Ул Америка белән үзара һөҗүм итешмәү килешүе төзергә, аңа карата булган бөтен санкцияләрнең бетерелүен, сәүдә элемтәләрен булдыруны тели.
Чираттагы сугыш уты кабынырмы?
Ираннан аермалы буларак, Төньяк Кореяның күршесендә гел «үлем куркынычы» тоеп яшәүче Израиль юк. Пхеньянның күршеләре әлеге проблеманы көч белән хәл итүгә каршы. Кытай белән хәрби яктан үзара ярдәмләшү килешүе бар, Төньяк Кореяга һөҗүм иткән очракта, Кытай аны якларга мәҗбүр. Ул КХДР өчен АКШ белән сугыша башлар дип кистереп әйтүе кыен, әмма бу төбәктә сугыш уты кабыну тирән кризис башлануга сәбәпче булачак. Мондый чишелеш Көньяк Корея өчен дә кулай түгел - Сеулга каршы Пхеньянның зур күләмдә артиллерия-ракета көчләре юнәлгән. Шулай ук Япония да аны хәрби юл белән бастыру ягында тормый, ә АКШ үзенең союздашы белән килешмичә булдыра алмый.
Кыскасы, АКШ, Япония һәм Көньяк Корея бүген Пхеньянга карата бер генә санкцияне дә гамәлгә ашыра алмый, хәтта аның Көнбатыш валютасы белән эш итүен тыярга да алынмыйлар. Мондый кискен чаралар кулланудан тыелу - төньяк кореялыларны почмакка куып кертеп, аларны кискен адымга барырга мәҗбүр итәргә теләмәүдән.
Кемгә зонтик, Кытайга - сынау
АКШ Президенты Б.Обама Көньяк Корея башлыгы Ли Мен Бакка әлеге илне «Американың атом-төш зонтигы» астында сакларга вәгъдә итте. Аның әйтүенчә, Төньяк Кореяның провокацион адымы аның куркынычсызлыгын ныгытмады. Вашингтон бу төбәктәге хәлләрне күзәтеп торачак һәм союздашларының куркынычсызлыгын саклау буенча бурычларын үтәячәк.
Әлегә хәтле Кытай үзенең союздашы Пхеньянны тәнкыйтьләү һәм Корея ярымутравында хәлне катлауландырмауга өндәүдән ерак китмәде. Хәзер аңа бу төбәктә киеренкелекне бетерү буенча дөнья җәмәгатьчелеге алдында сынау тотарга туры киләчәк. Ә Пхеньян исә тагын ике сынау уздырырга җыенуын белдергән…

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: