16+

Төп пассажир – бала!

Бу араларда балалар бакчасына бару юлында ЮХИДИ инспекторлары торгалый башлады. Машиналар булмаган вакытта, җәяүлеләр сукмагына барып җитмичә үк, улымны йөгертә-йөгертә, юл аркылы чыга торган идем моңа кадәр. Инспекторларны күргәч, тәртипкә тиз кердем - каршыңа килеп басып, штраф чәпәргә дә күп сорамаслар.

Төп пассажир – бала!

Бу араларда балалар бакчасына бару юлында ЮХИДИ инспекторлары торгалый башлады. Машиналар булмаган вакытта, җәяүлеләр сукмагына барып җитмичә үк, улымны йөгертә-йөгертә, юл аркылы чыга торган идем моңа кадәр. Инспекторларны күргәч, тәртипкә тиз кердем - каршыңа килеп басып, штраф чәпәргә дә күп сорамаслар.

«Гомер булмаганны, кайдан монда килеп басканнар соң әле болар?» - дигән соравыма да җавап табылды: Татарстанда һәм Казанда «Төп пассажир - бала!» дип исемләнгән рейдлар үткәрелә икән.
Чараның төп максаты - юл хәрәкәтендә катнашучы иң яклаучысыз кешеләр - балаларның юлларда травмалар алуларын киметү һәм булдырмаска тырышу. Ел башыннан алып караганда, Казан юлларында 8 пассажир бала зыян күргән инде. Төп сәбәпне машиналарда аларны махсус урындыкларга утыртып яки каешлар белән эләктереп йөртмәүдә дә күрәләр. Узган елның бу вакыты аралыгында бары тик 2 генә бала зыян күргән булган. Мәктәпләр, балалар бакчалары, гомуми белем бирү оешмалары тирәләрендә җавапсыз ата-аналарга штраф «чәпеп» торучы инспекторлар бу эшне изге нияттән башкара икән лә. Әйдә, берни дә булмас әле, дип уйлыйбыз, ашыгабыз шул. Юллардан йөгереп чыгу да, машинага утыргач, каешларны эләктереп тормау да шуннан гына. Юкса, балаңны машинада тиешенчә беркетеп утыртмасаң, 3000 сумыңны чыгарып бирәсеңне дә белеп торасың...
Кыскасы, Казан ЮХИДИенең юл кагыйдәләрен тиешенчә үтәп йөрергә, тизлек режимын сакларга, борылышларда ашыкмаска, аеруча балалар утырган автомобильләр белән идарә иткәндә икеләтә игътибарлы булырга дигән киңәшләрен тотып, исән-имин яшәргә язсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading