16+

Транспорт йөртүчеләр Яңа елны рейста каршылый

Каядыр барып Яңа елны каршылаганнан соң бәйрәмне өйләренә кайтып дәвам итәргә теләүчеләрне бәхет басты: Яңа ел төнендә Казанның җәмәгать транспорты төнге 2гә кадәр йөриячәк. 30 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр исә җәмәгать транспорты ял көннәре графигы буенча эшләячәк, дип белдерә kzn.ru рәсми порталы.

Транспорт комитеты мәгълүматларына караганда, Яңа ел төнендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтү эшенә 27 автобус маршруты тартылачак. Алар 1, 2, 5, 6, 15, 19, 22, 23, 28, 28а, 29, 30, 31, 33, 35, 35а, 37, 43, 45, 53, 55, 63, 72, 74, 74а, 89, 91 нче автобуслар. Барлыгы маршрутларга 67 автобус чыгачак. Моннан тыш, 1, 4 һәм 5 нче трамвай маршрутларында 8 трамвай һәм 1, 3, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 12, 13 нче троллейбус маршрутларында 17 троллейбус халыкны бәйрәм чыршыларыннан өйләренә ташу эшенә җәлеп ителәчәк.
Метрополитен эшчәнлеге исә Яңа ел төнендә төнге 12 гә кадәр планлаштырыла. 2014 елның 1 гыйнварында хәрәкәттәге состав эшкә 7.00 дә керешәчәк. Яңа ел төненнән калган вакытта метро гадәттәгечә төнге 23.00 сәгатькә кадәр эшли. Моннан тыш, Раштуа дини бәйрәменә багышланган чараларның кичке вакытта булуы сәбәпле, шәһәр җәмәгать транспорты эшчәнлеге ул көннәрдә 23.00 сәгатькә кадәр озайтылачак. Бәйрәм көнне кешеләрне шәһәр чиркәүләреннән өйләренә таратуны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан, 6 гыйнварның 22.00 сәгатеннән 7 гыйнварның 2.00 сәгатенә кадәр «Үзәк стадион» тукталышына махсус рәвештә шәһәр пассажир транспортының 9 маршрутын бирү күздә тотыла. Линиягә 8 автобус маршруты (6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91 нче) һәм 10 нчы троллейбус биреләчәк. Махсус транспорт 1 сәгать 30 минутта билгеләнгән урында кешеләрне көтеп торырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading