16+

Транспортка бәя арта

15 февральдән Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәяләре күтәрелә. Билет хаклары артуның төп сәбәбе - дизель ягулыгына бәяләр күтәрелү һәм инфляция. Автобус, метро һәм троллейбуста йөргән өчен 1әр сумга артык түли башларга туры килсә, трамвай өчен бәя 3 сумга ук үсәчәк. Димәк, автобуста бер тукталыш барган өчен дә без хәзер...

15 февральдән Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәяләре күтәрелә. Билет хаклары артуның төп сәбәбе - дизель ягулыгына бәяләр күтәрелү һәм инфляция. Автобус, метро һәм троллейбуста йөргән өчен 1әр сумга артык түли башларга туры килсә, трамвай өчен бәя 3 сумга ук үсәчәк. Димәк, автобуста бер тукталыш барган өчен дә без хәзер кесәдән 19 сум, троллейбус һәм метрода йөргән өчен - 16 сум, трамвайда сәяхәт иткән өчен 15 сум чыгарырга тиеш булабыз. Транспорт картасыннан файдаланучылар акчаларын бераз булса да янга калдыра ала әле. Алар автобуска утырган өчен 2 сумга, электр транспортына утырган өчен 1 сумга азрак түлиячәк. Айлык лимитсыз юл йөрү билетлары буенча автобуста йөрү бәясе - 15 сумга, троллейбус һәм метро өчен - 12 сумга, трамвай өчен 10 сумга чыга.
Сүз уңаеннан: Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәяләре соңгы тапкыр 2010 елның декабрендә күтәрелгән иде. Шул вакыттан бирле инфляция 12,7 процент тәшкил итеп, дизель ягулыгына бәяләр 25 процентка арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading