16+

Транспортта нервылар да туза, кесәгә дә суга

Казанда 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында төзелүче 11 юл-транспорт чишелешенең җидесендә хәрәкәт-эш режимы сынау тәртибендә ачылды. Исемлеккә кертелгән 64 урамның яртысына якынында юллар төзекләндерелде.

Транспортта нервылар да туза, кесәгә дә суга

Казанда 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында төзелүче 11 юл-транспорт чишелешенең җидесендә хәрәкәт-эш режимы сынау тәртибендә ачылды. Исемлеккә кертелгән 64 урамның яртысына якынында юллар төзекләндерелде.

Ләкин башкалада юл-транспорт хәрәкәтендә уңайлык, тамырдан алгарыш һаман да сизелми. Ленин һәм 3 нче транспорт дамбаларында, Әмирхан - Четаев урамнары киселешендә бөкеләр гомерлеккә теркәлгәннәрдер төсле. Мәскәү урамы юлы төзекләндерелеп, октябрь уртасында янә файдалануга тапшырылды. Әмма әлеге урамдагы бөке һич тә юкка чыкмады. Мәскәү урамы юлының як-ягына буеннан-буена автомобильләр куеп калдырылган. Бу урамнан автобусларның - 16, троллейбусларның 5 маршруты уза. Юлның 4 полосасының икесе «паркинг»ка әверелдерелгәнлектән, транспорт бергә калдырылган полосадан үрмәли. Нәтиҗәдә кешеләр, автобуска ник утырдым, дип үкенә башлый. Казанны бүген метро гына коткара. Азино тарафларында яшәүчеләр, башта автобусларда килеп, «Җиңү проспекты» станциясендә, ә Авиатөзелеш, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүчеләр «Кәҗә бистәсе» станциясендә метрога күченә. Югыйсә, бөкеләрдә утырып, эшкә, укуга, барасы-очрашасы җиреңә соңга калачаксың. Икешәр транспортта бару һәм кайту гаилә бюджетына да шактыйга төшә. Шөкер, Азино якларында яшәүчеләрнең шактыена 5 нче трамвай маршруты җиңеллек тудырды.
Казан мэры Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәләрендә Җиңү проспектындагы юл-транспорт чишелеше, Казансу күпере төзелешләренең, Тукай урамы юлын төзекләндерүнең акрын баруын инде әллә ничә тәнкыйтьләде. Казансу күперенең беренче чиратыннан хәрәкәт эш режимында ноябрь башларында җибәрелергә тиешле. Тукай урамы юлын ачу 15 ноябрьгә билгеләнгән, тик анда эшнең әле очы-кырые да, эшләүчесе дә күренми, ә вакыт бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading