Шәһри Казан

Төркичә яңа ел яки татар Нәүрүзе

21 март көнне биш йөзгә якын татар кешесе Камал театры каршына җыелышып, Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Олысы да, кечесе дә катнашты бу бәйрәмдә. Бигрәк тә студент яшьләр күп килде. «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган бәйрәмнең концерт өлеше кичке сәгать биштә башланып китәргә тиеш иде. Әмма, оештыручылар аңлатуынча, техник сәбәпләр аркасында,...

Әмма, ничек кенә булмасын, бәйрәм узды. Аппаратураны җайлагач, Сәидҗәгъфәр хәзрәт мәхәлләсеннән пылау алып килгән егетләр Коръән аятьләре укып, дога кылдылар. Яшь композитор һәм җырчы Гөлгенә Кәлимуллина, «Сорнай» ансамбленнән Илгиз Шәйхразиев, яшь шагыйрьләр һ.б. чыгыш ясады. Кызганыч, аппаратураның көче җитмәү сәбәпле, кайбер җырчыларга кайтып китәргә туры килде. Ахырга таба, җыйнаулашып, төрле уеннар да уйнадык, биедек тә, ун егет арасыннан Нәүрүзбәкне дә сайладык. Бу уенда катнашып, үзем дә ярымфиналга үттем, тик Балтач егете җитезрәк булып чыкты.
Ә ул арада «Азатлык» активистлары белән «Шәрык» клубы яшьләре берничә мәйданчыкта теләге булган һәркем өчен Сабан туе ярышларыннан капчыкта йөгерү, чүлмәк вату кебек берничә уен үткәрә торды. Җиңүчеләрне китап, Татарстан гербы төшерелгән түштамга һәм Батырша хәзрәт портреты ясалган кечкенә календарьлар белән бүләкләделәр. «Батырша милли каһарманыбыз! Без әлеге календарьда үзебез күрергә теләгән бәйрәмнәрне генә һәм кайгы көннәрен билгеләдек. Дине, милләте өчен көрәшеп, батырларча һәлак булган Батырша хәзрәтебез 15 майда восстание күтәрә һәм шул көннән соң рус империясе мөселманнар белән санлаша башлый. Алла теләсә, без милләтебезнең әлеге бөек җиңү көнендә дә бәйрәм үткәрергә ниятләп торабыз», - ди Наил.
Бәйрәмгә әзерлек барышында яшьләр атна буе чакыру кәгазьләре өләшеп йөргән. Кайбер татарларның: «Килмәячәкмен! Безнең бәйрәм түгел - килмешәкләр бәйрәме бит ул», - дигән сүзләре бик рәнҗеткән аларны. Нәүрүз бәйрәмен бездә үзбәк, казах һ.б. төрки халыклар бәйрәме буларак кына кабул итүгә күнегелгән шул. Чөнки алар аны ел саен гөрләтеп уздыра. Ә татар кешеләре моны никтер кирәксенми. Бүгенгә кадәр, татарлар нәүрүз үткәрде, дигән сүз ишеткәнем юк иде. Юкса без кемнән ким, без дә төрки халык бит...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: