Шәһри Казан

Тәртип сакчыларына фатир ачкычлары тапшырылды

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен аеруча истәлекле, икеләтә бәйрәм булды. Әлеге көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга яңа фатир ачкычлары тапшырды.

Президент «Кояшлы шәһәр» микрорайонында булып узган тантанада чыгыш ясап, «Погонлы кешеләр безнең куркынычсызлыкны тәэмин итә. Аларга фатир ачкычлары нәкъ менә шушы көнне тапшырылу аерым мәгънәгә ия», - дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәровка да «Кояшлы шәһәр» проектын яклап чыгуы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Проектның стратегик партнерлары - «Ак Барс» банкы ААҖ җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләре әйтелде. «Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайоны иң уңайлы һәм куркынычсыз булыр дип ышанам», - диде Президент. Яңа йортка күчү - һәр гаилә өчен бик зур вакыйга. Әлеге шатлыкны бүлешеп, дәрәҗәле кунаклар соңыннан яңа өйгә күчкән полиция лейтенанты Александр Каляшин гаиләсендә кунак булдылар. Бу көнне микрорайонда тагын бер күңелле яңалык булды. «Кояшлы шәһәр»дә «Көнбагыш» чәчәк атты. Президент, шушы исемдәге балалар бакчасы ачылышында катнашып, «Бүген - шатлыклы көн. «Кояшлы шәһәр» дөрестән дә кояшлы булды. Без киләчәгебез булган балаларга зур игътибар бирәбез. Мәгариф системасы мәктәпкәчә белем бирүдән башлана - мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында кирәк булачак белем нигезләрен балалар биредә ала», - диде.
Ике катлы, гомуми мәйданы 130 кв м булган бина 6 төркемгә исәпләнгән. Биредә балаларга белем бирү һәм сәламәтлекләрен ныгыту, шулай ук аларны мәктәпкә әзерләү, иҗади сәләтләрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы проектының төп инвесторы булып «Ак Барс» банк ААҖ тора. «Ак Барс» банкының Директорлар советы рәисе Роберт Мусин да, үзенең котлау сүзләрен җиткереп, балаларның сәламәт үсеше өчен кирәкле җиһазлар алуга сертификат бүләк итте.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим