16+

Туган илебез тыныч булсын!

«Татария кешеләре дошман белән арысланнар кебек сугыштылар» Иван Конев.

Туган илебез тыныч булсын!

«Татария кешеләре дошман белән арысланнар кебек сугыштылар» Иван Конев.

Бөек Ватан сугышында татарстанлыларның батырлыкларына карата әнә шул сүзләрне әйткән Советлар Союзы маршалы Иван Конев. Казан Кызыл Байраклы югары танк команда училищесында, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап, матбугат конференциясе үткәрелде.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үзенең чыгышында күп милләтле республикабызда «ватанпәрвәрлек тәрбиясе – мөһим бурыч» дип басым ясап әйтте. Татарстанда ел дәвамында 2 меңгә якын патриотик акция үткәрелә, шуның иң колачлысы – «Үлемсез полк».

– Эзтабарлар эшчәнлеге дә бик әһәмиятле. Алар тырышлыгында «Имена из солдатских медальонов» китабы чыгарыла. Республикада 400 яшьләр җәмәгать оешмасы ватанпәрвәрлек эшчәнлеге алып бара, – диде Ләйлә Фазлыева.

Россия Федерациясе төбәкләре арасында гражданнарны хәрби хезмәткә һәм хәрби чакырылышка әзерләү конкурсында Татарстан алтынчы мәртәбә җиңү яулаган. Бу күрсәткеч Россия Кораллы Көчләренең Рекордлар китабына кертелгән.

Татарстан халкы арасында контракт буенча хәрби хезмәт популярлаша башлаган.

– Моңа югары һәм урта һөнәри белем алу да этәрә. Чакырылышта 1 ел хезмәт итәсең, ә контракт буенча кимендә 2 ел кирәк. Шулай да контракт буенча хәрби хезмәт шартлары кызыксыну тудыра. Күп кенә егетләр беренче контракт чоры узгач, кабат яңаны төзи, – ди Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин. – Республикадан ел саен 600-1000 кеше Россия Федерациясе Оборона министрлыгы хәрби частьлары белән контракт төзи. Татарстанлыларның күпчелеге контракт буенча хәрби хезмәткә Самара һәм Чиләбе өлкәләрен сайлый. Шактый кырыс шартлардагы Камчаткада һәм Курил утрауларында хәрби хезмәт узарга теләүчеләр дә бар.

Бөтенроссия «Юнармия» балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге штабы җитәкчесе Александр Бородин әйткәнчә, Казандагы Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда «Юнармия» йорты оештырылачак. 

– Быел республикадагы һәр мәктәптә генә түгел, ә һәр сыйныфта яшь армиячеләр отрядлары оештырыла. «Юнармия»гә 8-17 яшьлекләр кабул ителә, – диде Александр Бородин. 

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина мәктәпләрдә яшь армиячеләр хәрәкәтенә гаять җитди игътибар бирергә чакырды.

Ир-атларга 

Ак каенның кара таплары бар,
Шул тапларны танысагыз иде!
Бәгырьләргә суык сукканчы ук
Кояш булып кабынсагыз иде!

Яңгыр сипми генә шу(ы)шып үткән
Болытны да сез күрсәгез иде, –
Ләйсән булып яуган чакларында 
Юатырга өлгерсәгез иде!

Яшен сыз(ы)лып китсә баш очында, –
Ул утны да аңласагыз иде.
Йә сүнәр ул,
Йә китереп сугар, –
Бары соңга калмасагыз иде...

Ак каенның кара таплары бар,
Шуңа карап уйлансагыз иде, – 
Күңелләрнең якты чаклары бар, –
Кичкә кадәр уянсагыз иде!

Илсөяр Иксанова.

Фото Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading