Шәһри Казан

Туган көнең белән, Президент!

Фарсы теленнән Рөстәм исеме баһадир, киң бәдәнле дип тәрҗемә ителә. Бүген - 1 мартта үзенең 56 яшен билгеләп үтүче Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановны да урап узмаган ул сыйфат. Баһадирлык бүгенге сәяси вазгыятьтә республикабыз өчен төгәл һәм дөрес карарлар кабул итүне дә, иртәгәге көнгә нигезле киләчәкне кайгыртуны да...

Реклама

Фарсы теленнән Рөстәм исеме баһадир, киң бәдәнле дип тәрҗемә ителә. Бүген - 1 мартта үзенең 56 яшен билгеләп үтүче Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановны да урап узмаган ул сыйфат. Баһадирлык бүгенге сәяси вазгыятьтә республикабыз өчен төгәл һәм дөрес карарлар кабул итүне дә, иртәгәге көнгә нигезле киләчәкне кайгыртуны да үз эченә ала. Икътисад фәннәре докторы, автокросслар, ралли-кросслар буенча җиңүче, РФнең атказанган спорт остасы икәнен күбегез беләсездер инде, ә менә вертолет белән иркен идарә итүе турында ишеттегезме икән! Рөстәм Нургали улы һәр яктан өлгер һәм киңкырлы була белә. Шуңа да аңа туган көнендә әнә шул янып һәм тормышның тәмен белеп яшәү сыйфатын югалтмавын, сау-сәламәт булып, зур үрләр яулавын теләп калабыз. Гөлсинә ханым белән уллары Ирек һәм Искәндәрнең игелеген күреп яшәргә язсын!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: