Шәһри Казан

Тукайның халыкчанлыгы нәрсәдә?

Бөек шагыйрьләрнең иҗатлары шигърияткә генә түгел, тулаем әдәбиятка да, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә зур йогынты ясый. Пушкин, Лермонтов, Гете, Гейне... Тукай да шундыйлардан. Габдулла Тукай, халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, «әдәби телебезгә нигез салучы» да....

Бөек шагыйрьләрнең иҗатлары шигърияткә генә түгел, тулаем әдәбиятка да, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә зур йогынты ясый. Пушкин, Лермонтов, Гете, Гейне... Тукай да шундыйлардан. Габдулла Тукай, халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, «әдәби телебезгә нигез салучы» да. Шуның белән бергә, аның иҗаты милли кысалар белән генә дә чикләнеп калмаган, бәлки рус һәм дөнья әдәбияты үрнәкләре белән дә тыгыз үрелгән. Аның Пушкин, Лермонтов, Майков, Крылов, Некрасов, Кольцов, Толстой, Байрон, Гейне, Шиллер, Шекспир һ.б.ның шигырьләрен, әсәрләрен тәрҗемә итүе, алар үрнәгендә халык әкиятләренә нигезләнеп поэмалар иҗат итүе шул хакта сөйли. Ул - татар әдәбиятын гына түгел, төрки халыклар әдәбиятын да рус һәм дөнья әдәбияты, мәдәнияте белән тоташтыручы.
Пушкин кебек, Тукай да үзенең бөтен иҗатын кимсетелгәннәрне яклауга, кешенең кешене изүенә, явызлыкка каршы, гади халыкның бәхете өчен көрәшкә багышлаган, чөнки ул шигърияткә шул бөек гуманистик, демократик идеяләр белән рухланып килә. Тукай шуңа күрә үзе дә кешенең иң нечкә кичерешләрен тасвирлаучы лирик та, ялкынлы публицист та, икейөзле, әхлаксыз корсак колларыннан ачы, үткен итеп көлүче сатирик та. Шул ук вакытта ул халык аваз иҗатын дәртләнеп өйрәнүче галим дә, балаларның рухи дөньясына үтеп кергән педагог та.
Иҗаты киң катлау укучыга багышланган булганга, Тукайны авыл кешесе дә, шәһәрнеке дә, шәкерт тә, мөгаллим дә, сәүдәгәр дә, приказчик та, дин вә базар әһеле дә, зыялы һәм кара эшче дә яхшы белгән, укыган, аңлаган. Чөнки шигырьләрендә ул гади халыкны үз итеп, байларны, өстен катлауны фаш итеп тасвирлап биргән.
Моңа өстәп, Тукайның дөнья поэзиясе күгендәге өч якты йолдызның берсе булуын да әйтеп узарга кирәк. Болар - якты дөньяда 26-27 ел гына яшәп тә, үзләренең иҗатларын, милли поэзияләрен яңа баскычка күтәреп, аны яңа, демократик юнәлешкә борып җибәрә алган шагыйрьләр. Аерым алып күрсәткәндә, 26 яшендә һәлак ителгән бөек рус шагыйре Михаил Лермонтов, көрәш мәйданында 26 яшьтә геройларча һәлак булган бөек венгер шагыйре Шандор Петефи һәм 27 яше тулганчы китеп барган бөек татар шагыйре Габдулла Тукай.
Г. Тукайның дөнья поэзиясе күгендә шул дәрәҗәдә балкып яна алуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Иң беренче сәбәпчесе - аның иҗат һәм илһам чишмәсенең туган җиренә, газиз халкына карата кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган булуы. Шул ук вакытта ул, татар халык авыз иҗатын, аның мең еллык язма әдәбиятын үзләштерү белән бергә, рус әдәбиятының иң күренекле әдипләре иҗатын һәм көнчыгыш, көнбатыш поэзияләрен өйрәнеп, аларның байтак шигырьләрен тәрҗемә итеп, болын чәчәкләреннән тәкыялар үргән кебек, татар шигъриятенең энҗе-мәрҗәннәргә тиң асыл үрнәкләрен иҗат иткән.
Җыр-музыкага исә Тукай балачактан ук тартылган, матур итеп кубызда да уйный белгән. Гомумән, мәдрәсәдә укыганда ул җырчы-шәкерт буларак танылган.
Тукай күп кенә шигырьләрен халык җырларын көйләп иҗат иткән. Шуңа күрә аның шигырьләре музыкаль аһәңгә ия, җиңел укыла, хәтергә тиз уелып кала. Шул нигездә ул биш кисәктән торган «авыл җырларын» язган һәм шуның белән «халык җырлары» дигән яңа жанрга нигез салган.
Г.Тукай иҗатының профессиональ музыка белән үрелүе Заһидулла Яруллинның «Тукай» маршыннан башлана.
Аның сүзләренә нигезләнеп Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров вокал әсәрләр иҗат итә. Аннары Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Ринат Еникеев һ.б. дәвам итә. Күп симфоник әсәрләр дә шул нигездә туа. Нәҗип Җиһановның «Кырлай», Мансур Мозаффаровның «Тукай», Резеда Ахиярованың «Моңлы сазым» симфоник поэмалары - әнә шундыйлардан. Ә инде аның әсәрләренә нигезләнеп балет иҗат итү Фәрит Яруллинның атаклы «Шүрәле»сеннән башлана. Дөньяның иң данлыклы сәхнәләрендә куелган бу әсәр шагыйрьнең һәм татар халкының визит карточкасына әйләнә. Моннан тыш, Әнвәр Бакировның «Су анасы», Ринат Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетлары бу жанрны тагын да баетып җибәрә. Опера иҗат итүне рус композиторы А.Эйхенвальд «Су анасы»ннан башлый. Аннан соң Әнвәр Бакировның «Тукай» операсы языла. Бу жанрны исә Резеда Ахиярованың әле күптән түгел Ринат Харис либреттосына иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсы яңа баскычка күтәрде. Г.Тукай иҗатына нигезләнеп байтак санда оратория, кантата, сюита, камера-инструменталь музыка әсәрләре дә язылган.
Тукай иҗаты белән рухланып, әдәбият-сәнгать мәйданына күп шагыйрьләр һәм рәссамнар килде.

Реклама

br /

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: