16+

Тукталышлардагы киоск-алачыклар бетереләчәк

Казанда 993 җәмәгать транспорты тукталышының һәрберсендә диярлек киосклар урнашкан.

Тукталышлардагы киоск-алачыклар бетереләчәк

Казанда 993 җәмәгать транспорты тукталышының һәрберсендә диярлек киосклар урнашкан.

- Башкалабызда киосклар мәсьәләсендә, гомумән хаос, ягъни тәртипсезлек хөкем сөрә. Алар теләсә кайда һәм теләсә ничек куелган, - диде шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева кичә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Казанда 2013 елда булачак Студентларның халыкара җәйге универсиадасы шәһәр урамнарындагы ваклап сату сәүдә челтәрен дә камилләштерүгә этәргеч бирде. Быелның июнь аенда киосклар проектларына конкурс игълан ителгән иде. Татьяна Прокофьева 8 төрле проект кергәнлеген, жюри шулардан 6сын сайлап алганлыгын әйтте. Казанның тарихи үзәгенә куелачак киосклар проектларына аерым конкурс үткәрелә.
Мэр Илсур Метшин, мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып, «Казанның тарихи үзәгендә, шулай ук Иске Татар бистәсендә тарихи архитектурага ятышлы, үзенчәлекле киосклар булсын. Бездәге киосклар бик зәвыксыз. Алар чит илләрдән күпләп кунаклар килгәндә бүгенге рәвешләрендә тора алмыйлар, - дип белдерде.
Мэр интернет аша үзенең адресына кергән хәбәрләргә дә тукталды. «Казанлылар, Җиңү проспектындагы сәүдә рәтләрен көч-хәл белән кичеп, метро станциясенә узарга мәҗбүрбез, дип зарланалар. Бездәге бүгенге киосклар тимер челтәрле котсыз «бомбоубежище»ларны хәтерләтә, - диде Илсур Метшин.
Яңа киосклар проектлары белән шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе интернет сайтыннан таныша торырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading