Халык телендә «Стиляга» дип аталган һәм инде 1967 елдан бирле армый-талмый илгә хезмәт иткән «Ту-134» самолетына ясин чыгарга җыеналар. Һәрхәлдә, узган ел Петрозаводскида булган фаҗигадән соң, Россия Президенты Дмитрий Медведев аны кулланыштан алырга дип күрсәтмә биргән иде. Ә инде яңа ел алдыннан гына Кыргызстанның Ош аэропортындагы һәлакәттән соң, мәсьәлә тагын...
Хәер, нәкъ шундый ук язмыш совет заманыннан калган иске пассажир самолетлары - «Ан-2», «Ан-24», «Ан-26», «Ан-28» һәм «Як-40»ны да көтә. Узган елның 23 июнендә Россия Транспорт министрлыгында узган киңәшмәдә бу төр самолетларны, дөресрәге, аларның җиргә якынаю һәм һавада бәрелешү ихтималы турында алдан кисәтү системасы урнаштырылмаганнарын 2012 елның 1 гыйнварыннан куллануны тыю турында карар кабул ителде. Шулай ук аларның ресурсларын озайту буенча чаралар үткәрү дә тыела. Димәк, хәзер бу самолетлар тиз арада гамәлдән алынып, утильгә озатылырга тиеш, ә һава корабының җиргә якынаюын алдан кисәтүче системага килгәндә, безнең самолетларның күбесендә ул, гомумән, юк. Мәсәлән, бүгенгә кадәр Россиядә файдаланылган 99 «Ту-134»нең нибары алтысы гына аның белән җиһазландырылган иде. Хәзер Россиядә, «Ту-134»тән тыш, 101 данә «Ан-24» һәм 78 «Як-40» самолеты оча. Экспертлар фикеренчә, бу төр самолетларны юк итү илнең инде болай да күтәрәмгә калган эчке авиалинияләрен тәмам аяктан егачак. Чөнки төбәкара һәм җирле һава юлларына, башлыча, нәкъ менә алар хезмәт күрсәтә иде.
Әлбәттә, булганны җимерү өчен акыл кирәкми. Без инде яңа Россия тарихында аның мисалларын күп күрдек. Тик менә әлеге самолетлар юк ителә икән, аларга алмашка ни кала соң? Инде кайберәүләрнең потка табынгандай табына торган нәрсәсенә әйләнгән «Сухой Суперджет-100» лайнерына гына өметләнү, йомшак итеп әйткәндә, мәгънәсезлек. Ул әлегә «Аэрофлот»та 1 генә данә. Дөрес, чит илләрдә эшләнгән самолетлар да бар. Ләкин Россиянең күп аэродромнары аларны кабул итә алмый. Аннары кече авиакомпанияләрнең бит әле чит ил техникасын сатып алырга хәлләреннән дә килми. Шуңа күрә «картлач»ларны юк иткәч туган бушлыкны кыска гына вакыт эчендә тутыру чынлыкта буш хыял гына булып калуы ихтимал.
Шунысы кызык, бу хәл инде менә ни гомердән бирле Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсендә һич канат җәя алмый азапланган «Ту-334»кә этәргеч бирергә мөмкин. Ни дисәң дә, аны бит нәкъ менә урта магистральләрдә очу өчен җитештерергә уйлаганнар иде, ягъни хәзер моңа рәхәтләнеп тотынырга була. Бары тик Мәскәүнең ихтыяри теләге генә кирәк. Ә ул нигәдер ризалыгын бирергә ашыкмый. Ризалык юк икән, димәк, самолет төзү өчен акча да юк дигән сүз.
Безнең белешмә: «Ту-334» самолетын проектлауга заказны Туполев конструкторлык бюросы 1986 елда ук ала. 1995 елда аның беренче тәҗрибә үрнәге һавага да күтәрелә. 2004 елда яңа самолетны Мәскәү янындагы «МиГ» авиация заводында серияләп җитештерә башларга планлаштыралар. Казанда исә аңа канатлар ясау күздә тотыла. Ләкин 2005 елда Хөкүмәт «Ту-334»не тулаем Казанда җыярга дигән карарга килә. Ярдәмгә Самарадагы «Авиапор», Ульяновскидагы «Авистар» һәм Киевның «Авиант» заводларын тартырга уйлыйлар.
«Туполев» фирмасы мәгълүматларына караганда, яңа самолетка тиз арада инде заказлар да килә башлый. Мәсәлән, Россиянең 20 структурасы 151 «Ту-334»не сатып алырга теләк белдерә. Тагын 61 машинаны Иран һәм 20не Һиндстан сорый.
2006 елның ноябрендә КАПОда җыелган «Ту-334»нең беренче тәҗрибә үрнәген тәкъдим итү була. «Туполев» акционерлык җәмгыяте президенты Игорь Шевчук самолетны серияләп җитештерә башлау өчен якынча 100 миллион доллар акча кирәк дип белдерә. Аның 30 миллионын самолетның үзенә, ә 70ен КАПОны модернизацияләүгә сарыф итәргә исәп тоталар. Ләкин эш сүздән ары китә алмый. Ниндидер көчләр һаман да моңа аяк чалалар, гәрчә Россия өчен «Ту-334» самолетының кирәклеге көн кебек ачык булса да. Сәбәпне «Сухой Суперджет-100» самолеты белән бәйләп аңлатырга тырышучылар да бар. Янәсе, әлеге проектның артында шактый зур даирәләрнең мәнфәгате ята. Һәм алар «Сухой Суперджет-100» өчен «Ту-334»не корбан итәләр. Үзегез уйлап карагыз, «Ту-334»нең 95 процент җиһазлары Россиядә эшләнә. Аны серияләп җитештерү программасы 5 елга исәпләнгән иде. Һәм ул уртача 60 миллиард сум тирәсе тора. Әгәр мәсьәлә үз вакытында хәл ителгән булса, бүген «Ту-334» Россия авиация базарының бу төр самолетларга ихтыяҗын инде тулысынча канәгатьләндереп өлгерә иде. Ләкин, ни кызганыч, әлегә бездә оча торган нибары ике «Ту-334» бар: берсе - Мәскәүдә, берсе - Казанда.
Ә инде аның көндәше «Сухой Суперджет-100»гә килгәндә, аңа бөтен капкалар да ачык, гәрчә ул тулаем диярлек чит ил җиһазларыннан торса да. «Сухой» фирмасы башлыгы Михаил Погосян (бүген ул Россиянең авиация корпорациясен җитәкли, ягъни кемнең кулында - шуның авызында булып чыга!) 2010 елда Казанда Туполев исемендәге Дәүләт техник университетында лекция укыганда, «Ту-334» программасы тумыйча үлде», дип белдергән иде. Аның фикеренчә, самолетны 20 ел буе төземиләр. Аның җиһазлары гаять тиз үзгәрә. Ул заманга ияреп барырга тиеш. Россия авиапромының киләчәге - «Суперджет», 80 нче еллардагы конструкцияләр ул чор өчен нинди генә әйбәт саналсалар да, бүген инде аңа көндәш була алмый. Тик менә ул «Суперджет»ның, башлыча, чит ил җиһазларыннан торуын гына искә төшерергә оныта. Самолетның идарә итү системасы Германиянеке, шасси - Франциянеке, электрон җиһазлары АКШта ясала, гидравлик системалары АКШта, эчке бизәлеше АКШныкы, хәтта утыргычлары да Бөекбританиядән кайтартыла. Димәк, без үзебезнең самолет җитештерүчеләрне түгел, ә чит илләрнекен яклыйбыз булып чыга.
«Туполев» фирмасының Казандагы филиалы җитәкчесе Эдуард Сорокин сүзләренә караганда, «Ту-334» әлегә үлеп тә җитмәгән, туа да алмый. Кыскасы, әгәр дә Россия җитәкчеләре үзебезнең авиатөзүчеләргә йөз белән борылмаган очракта, «Ту-334» инде канат җәя алмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар