16+

TURKVIZION бәйгесе: кайсы йолдыз яктырак?

Бүген төрки халыкларның иң яхшы җырчысы исеме ачыкланачак

TURKVIZION бәйгесе: кайсы йолдыз яктырак?

Бүген төрки халыкларның иң яхшы җырчысы исеме ачыкланачак

Сишәмбе көнне узган «Төреквидение» бәйгесенең ярымфиналы чараның югары дәрәҗәдә, яхшы әзерлек белән үтәчәген дәлилләде инде. Бүгенге тамаша исә тагын да яңа сюрпризлар алып киләчәк дип вәгъдә итә оештыручылар. Унбиш финалчы төрки халыкларның иң яхшы тавышы исеменә көрәшәчәк. Ярымфиналны истә тотсак, көрәш кызу булырга охшаган.

Ярымфинал бәйгесе, вәгъдә ителгәнчә, өч телдә барды. Татар телендә алып баручы яшь җырчы Ранил Нуриев иде.

Быелгы бәйге бөтендөнья китапларына багышланган, шуңа да һәр чыгыш ясаучы үзенең яраткан китабы турында видеоролик әзерләп алып килгән. Җырчы чыгыш ясарга әзерләнгәндә, шул роликларны күрсәттеләр.

Бәйгене Казахстан кызы Жанар Дугалова ачып җибәрде. Жанар үзен беренче булып чыгыш ясаячагын белгәч, бик каты борчылган, чөнки бәйгене башлап җибәрү җиңелләрдән түгел. Ләкин кызның чыгышын залдагы тамашачы гына түгел, ә конкурсантлар үзләре дә югары бәяләде.

Төрекмәнстан кызы Зөләйха Какаева матур милли киеме, озын толымнары белән үзенә җәлеп итте. Костюмының авырлыгы 35 кг икән.
- Бу киемнәрне без хәзер дә бәйрәмнәрдә, никах-туйларда киябез, - дип сөйләде ул.

Тавышы һәм сәхнәдә үзен тотышы белән миңа һинд кызларын хәтерләтте Зөләйха. Чем-кара калын толымнары исә идәнгә җиткән. Сәхнә артында: «бу чын толымнармы?» - дип тотып караган идем.

- Бездә чәчләрне кисү дигән әйбер юк. Алар - безнең матурлыгыбыз, горурлыгыбыз, - диде.

Үзен кояшлы Үзбәкстаннан дип белдергән Азиза Низамова сәхнәдә дә кояш кебек балкып кына торды. Ул алып баручы Артем Шалимов белән телефонына «селфи» төшәргә дә, сәхнә артында шаярып, барысының да кәефен күрергә дә өлгерде. Җыры да үзе кебек тиз, заманча рухта иде.

Берәүләр шаярып, уйнап йөрергә вакыт тапса, кемдер сәхнә артында әле җырламаган килеш инде елый иде. Мария Топал (Гагаузия) сәхнә образын әзерләп бетерә алмый азапланды. Баксаң, кызның күлмәге әзер булмаган. Гомумән, Мария өчен сәхнә ул экстрималь урын икән.

- Бервакыт мин сәхнәдә чыгыш ясаганда, аяк астымда ут кабынды. Миңа исә тамашачыны куркытмас өчен, ул бары тик махсус эффект кына, дип тынычландырырга туры килде, - дип сөйләде Мария. Бу юлы сәхнәдә андый хәлләр булмады.

Катнашучыларның музыка, җыр дөньясына килү тарихы да үзгә икән. Эльдар Җаникаевның әнисе укытучы булып эшләгәнгә, ул еш кына буш вакытын аның белән уздырган. Әнисе дәрес алып барганын көтеп утырган алты яшьлек малай коридорда Валерий Меладзе җырлары белән моңланган. Шунда Эльдарны музыка укытучысы күреп алып, чын-чынлап вокал белән шөгыльләнергә киңәш иткән.

Һәр катнашучы сәхнәдә җырларга гына түгел, ә үзенчә шоу ясарга теләгән. Дарина Синичкина, XHOI һәм Натали Дениз гына номерларына бернинди бию дә, аерым бер тамаша да кертмәгән. Алар жюри әгъзаларын көчле тавышлары белән шаккатырырга өметләнде.

Һәр чыгыш үзенчәлекле булса да, безнең Татарстан егете Айдар Сөләймановка тиңнәр булмады. Баллар буенча ул әлегә «Төреквидение» бәйгесенең лидеры - аның исәбендә 223 балл (икенче урында - 199 балл белән Төркия).

Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, Айдар «Атлар чаба» җыры белән чыгышында ни генә «кыланмады»: биеде дә, шар өстенә дә менде, күктә дә «очты». Ләкин тамашадан соң Айдар:

- Чыгышым белән бик канәгать түгел, мин яхшырак та булдыра алам, - дип белдерде.

Айдар бәйге дәвамында татар халкының кунакчыл йөзен күрсәтте. Финалчыларны билгеләгәч тә, төшеп калган көндәшләрен тынычландырырга ашыкты ул.

- Бу көннәрдә без барыбыз да дуслашып, бер төркем булып оешырга өлгердек. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, бер-беребезне аңларга музыка ярдәм итә безгә, - дип сөйләде Айдар.

Бүген кич «Төреквидение»нең финалы узачак. Аны бездә «Яңа Гасыр» һәм «Мәйдан» каналлары турыдан-туры трансляцияләчәк.

Дарина Синичкина, (Россия, Кырым Республикасы):
- Нәтиҗәләр нинди булса да, бәйгедән бары тик матур хис-кичерешләр белән генә кайтырбыз дип уйлыйм. Безнең төп бурыч - дөньякүләм бәйгедә илебезне югары дәрәҗәдә күрсәтү. Һәр конкурсант тамашачыга үзенең, халкының күңелендә булган хис-кичерешләрен җиткерергә тырыша. Һәрберебез үз иленең милли колоритын, үзенчәлеген күрсәтә. Әлбәттә, дулкынланам, ул һәр артист өчен хас сыйфат инде. Без сәхнәгә дә нәкъ менә шушы тәндәге «вибрацияне» тояр өчен чыгабыз. Җырым хатын-кыз язмышы, аның мәхәббәте турында. Ул «Әгәр син китсәң» дип атала. Ялгызым гына чыгыш ясыйм, шуңа да икеләтә каушата. Бөтен җаваплылык минем өстә бит.

Эльдар Җаникаев, (Россия, Кабарда-Балкар Республикасы):
- Минем җырым безгә яшәргә ярдәм итүче өмет турында. Мин үз тормыш юлымда да өмет белән бары тик алга барам. Бәйгедә инде икенче тапкыр катнашам. Беренче елда иң мөһиме катнашу дисәк, хәзер исә җиңү яулар өчен килдек. Бәйге дәвамында без шул кадәр берләштек ки, конкурсантларга көндәшләр итеп карамыйбыз, без бер гаилә кебек. Дулкынлану да алай тоелмады, бары тизрәк сәхнәгә чыгып, үз җырымны тамашачыларга бүләк итәсем килде. Әгәр дә җиңү серен белсәм, сәхнә артында калтырап тормас идем. Чыгып җырлап, беренче урын алып кайтып китәр идем.

Әхмәт Тузлу, (Ирак):
- Минем җырым «Йөрәгемне урла» дип атала. Кызыл күлмәктән фламинго биюен башкаручы гүзәл кызга багышланган җыр бу. Поп-опера стилендә җырлыйм. Бәйгедә әле беренче тапкыр катнашам. Жюри әгъзалары җырымны югары бәяләсәләр, миннән дә бәхетлерәк кеше булмаячак. «Төреквидение» аркасында мин Татарстанга, Казанга гашыйк.


Чолпон Талипбек, «Non Stop» төркеме җырчысы (Кыргызстан):
- Без Казанда беренче тапкыр. Чыгышыбыз динамик, заманча, яшьләрчә булачак. Җырыбыз белән Казахстанда шоу-бизнес бар һәм ул үсештә икәнен күрсәтәчәкбез. Төркемебез дүрт ел элек оешты. Ләкин зур күләмле бәйгеләрдә әле беренче тапкыр гына катнашабыз. Бәйге өчен җырны Кыргызстанның танылган шагыйре язып бирде. Бәйгедә һәркемнең җиңүгә омтылышы бар. «Төреквидение-2014»тә бары тик лаеклылар гына җиңсен иде.


«Төреквидение»гә шорты кигән җырчы кирәкми
Кайбер чыгышлар жюри әгъзалары һәм тамашачы арасында зур бәхәс чыгарды. Мәсәлән, күпләргә Төркия вәкиле Фунда Кылычның образы ошамады.

Мин халыкара бәйгедә дресс‑код булдыру яклы. Әлбәттә, ир‑атлар өчен кыска шорты киеп сәхнәдә йөргән кыз кызык, матур булып тоеладыр. Ләкин халыкара бәйге шорты киеп җырлый торган урын түгел. Кемдер костюм алыр өчен миллионлаган акча туздыра, ә кембер бөтен «байлыгын» күрсәтеп, шорты киеп килә. Минемчә, бу - тамашачыга, жюри әгъзаларына, җырчының үз‑үзенә хөрмәт күрсәтмәү. Төркияне трусик кигән кыз күрсәтергә тиеш түгел, - дип канәгатьсезлеген белдерде Башкортстан вәкиле Айгөл Әхмәдиева.

Ярымфиналдан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә режиссер эшчәнлегенә дә төрле киңәшләр бирелде. Катнашучыларның балларын санау системасында да хаталар киткән булып чыкты. Шуңа да финалга унике кеше урынына унбиш катнашучы чыга, дип билгеләнде. Оештыручылар конкурсантлар алдында да, тамашачы алдында да гаебен танып, гафу үтенде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading