Өметләр акланмады. Белоруссиядән коры сөт кертелү тыелыр да, Россиянең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләренә юл ачылыр, дигән ышаныч-өметләр 15 мартта эреп юкка чыкты.
Россельхознадзорның, Белоруссиядән кертелә торган кайбер сөт продукцияләрен кертү чикләнмәячәк, дигән карары Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләренең кәефен бик нык төшерде.
Ведомствоның матбугат сәркатибе Юлия Мелано хәбәр иткәнчә, коры сөт кертүне тулысынча тыю урынына Россельхознадзор Белоруссия предприятиеләренең Россия нормативларын үтәү-үтәмәвен генә контрольда тотачак. Дөрес, сыйфатларына карата бик зур шикаятьләр булган Белоруссиянең сөт продукцияләрен җитештерүче кайбер предприятиеләре өчен бераз тыюлар булачак анысы. Ләкин гомуми хәлне ул гына үзгәртә алыр микән?
Әлеге вазгыятьне тулысы белән күз алдына китерер өчен, исегезгә төшереп китик. Ел башында сыйфатсыз сөт продуктларының Россиягә күпләп кертелүенә каршы кампанияне нәкъ менә Татарстан башлап җибәргән иде. Февраль уртасында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясендә әлеге мәсьәлә Президент Рөстәм Миңнехановның игътибар үзәгендә булды. Шуннан соң ул сөт җитештерүчеләрнең проблемаларын Россия премьер-министры Дмитрий Медведевка җиткерде. Анысы, үз чиратында, моны контрольдә тотуны вице-премьер Аркадий Дворковичка йөкләде. Әлеге сөйләшүләрдән соң озак та узмады, бик күп хокук бозу очраклары ачыклану сәбәпле, Россельхознадзор Белоруссиядән кертелә торган сөт һәм сөт өсте, коры сөт һәм эремчек суын кертүне чикләү турында карар кабул итте. (Мәсәлән, быелның 20 февраленә кадәр булган мәгълүматлар буенча, сөт һәм сөт продуктларында 32 җитешсезлек ачыкланган. Шуларның 21 очрагында тыелган һәм зыянлы матдаләр табылган.) Әлеге карар башта 26 февральдән үз көченә керергә тиеш иде, соңрак ул - 5 мартка, ә аннан соң 15 мартка чигерелә килде. Һәм нәтиҗәсе күз алдында: Россельхознадзор Россия авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләренә менә шундый көтелмәгән “сюрприз” ясады.
“Язын яки проблема хәл ителә, яки...”
Әле кайчан гына Краснодар шәһәрендә узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр форумындагы нәтиҗәләрдән фермерлар канатланып кайткан иде. “Ниһаять, безнең проблемаларны ишеттеләр. Алар уңай якка хәл ителер өчен зур ышаныч бар”, - дигәннәр иде. Әлегә вәгъдәләр сүздә генә булса да, фермерлар аларның тормышка ашачагына чын күңелдән ышанганнар иде. Тик менә хәзер аларга нәрсәгә өметләнергә? Россельхознадзорның әлеге карары нәрсә белән бәйле булырга мөмкин? Әлеге сорауны без Татарстанның баш фермеры - Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемировка юлладык.
- Беренчедән, күрәсең, без союздаш дәүләтләр мөнәсәбәтләрен билгеләүче документларга каршы бара алмыйбыздыр, - диде ул сәбәпләрен атап. - Халыкара килешүләрнең кайсыларыдыр чик эшләре белән бәйле, ягъни сөт продукцияләренә чикне ябу ярамыйдыр. Бу карар кабул ителгәндә, шушы момент күз алдында тотылгандыр. Икенчедән, Белоруссия аша башка илләрдән дә продукция кергәнен белеп торабыз. Шуңа күрә, минем уйлавымча, Белоруссия үз өстенә ниндидер бурычлар алгандыр. Башка илләрдән керә торган сөт продуктларын кертүне чикләргә кирәк, дигән фикергә килгәннәрдер. Өченчедән, алар (Россельхознадзор һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы күз алдында тотыла – Авт.) төшкән хакларны сакларга җыена торганнардыр.
Камияр Байтемиров Россия эчендә карарлар кабул итәргә кирәк, дип саный.
- Шәхси хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм итәр өчен, Россия эчендә сөт бәяләрен катгый контрольдә тотуны күзаллаган карар кабул ителсә, яки сөткә субсидия арттырылса, яхшы булыр иде. Кызганыч, шәхси хуҗалыкларның, фермерларның озак көтеп торыр мөмкинлекләре юк. Яки без яз көне сөт проблемасын хәл итәбез, яки терлек башларын югалтабыз. Шуңа күрә Россия дәрәҗәсендә тиз арада катгый карарлар кабул ителсен иде. Әлегә без биш ай буена сөйләүдән башканы белмибез. Тагын биш ай көтәсеме? Каешны һаман да кысып бәйләүне дәвам итәргәме, бер елны сызып атаргамы? Нәрсә эшләргә? - дип сорауга сорау белән җавап бирде ул.
“Планлаштыру авыр”
Россельхознадзорның “койрыгын кире боруы” Казан сөт комбинаты генераль директоры Александр Габдрәхимовның да кәефен бик нык кырган.
- Дөресен генә әйткәндә, Россельхознадзорның бу карары минем кәефемне бик нык төшерде. Сөт продуктлары кыйммәт булырга тиеш түгел. Алар бөтен кеше дә сатып алырлык бәядә булырга тиеш. Теләсә нинди илдә үз җитештерүчеләрен яклыйлар. Кызганычка, безнең илдә карарлар гел үзгәреп тора. Россельхознадзорның коры сөтне кертүне тыюы һәм соңрак аннан баш тарту карары хәлне тагын да катлауландырды. Февраль ахырыннан Белоруссия складларында булган коры сөтнең күбесе безгә алып кереп бетерелде. Алар бушап калды диярлек, чөнки шушы вакыт эчендә генә дә Россиягә айлык норма кертелде. Сөт мәсьәләсендә боз урыныннан кузгалган шикелле иде. Мин дә бәяләр стабильләшер дип өметләндем. Ә хәзер нәрсә дә булса планлаштырырга бик авыр. Кабатлап әйтәм, мин бик борчулы. Балага уенчык күрсәтеп, соңыннан аны тартып алган кебек килеп чыкты, - диде Александр Габдрахимов.
Куркыныч юк?
Әлки районының халыктан җыелган сөтне кабул итеп ала торган пункт җитәкчесе Дамир Шәйхетдиновның әлеге мәсьәләгә карата карашы да, фикере дә бөтенләй башка төрле. Ул безгә: “Белоруссиядән коры сөт керүнең бернинди дә куркынычын күрмим”, - дип белдерде.
- Монда проблема коры сөттә генә түгел. Яшәү дәрәҗәсе түбәнәйде. Мәсәлән, “Звениговский” ит комбинаты кибетләренең уртача чеклары узган ел бу вакытта 300 сум булган, ә быел – 200 сум. “Магнит”, “Пяторочка” кибетләрендә дә шушы хәл күзәтелә. Сөт продуктларын куллануны да киметтек, чөнки башка чыгымнар артты. Коры сөтне туңдырма, шоколад ясаганда файдаланганда аңлыйм, ләкин башка вакытта аны куллану миңа файдалы түгел. Шәхсән минем фикер буенча, бу тыю яки чикне ачуларның куркынычы юк. Коры сөт безгә элек-электән керде һәм керәчәк тә. Безнең илдә сөт җитмәгәндә гел алардан ала килдек.
Бабайлар әйтүе буенча, быел да җәй коры киләчәк. Белоруссиядән алмыйча, киләсе елга алардан сорарга туры килсә, нишләргә? Мин инде үземнең хуҗалык, үземнең эш буенча фикер йөртәм. Бәлки, башкалар килешмәс тә. Ләкин сигез ел шушы өлкәдә эш алып барам, кызыксынам, күп укыйм. Аннан соң, хәзер бер завод та антибиотиклы сөт кабул итми. Күпмедер табыш алам дип, бер генә хуҗа да зур бизнесен куркыныч астына куймыйдыр, дип уйлыйм. Узган ел икмәк арзан булгач, күпләр яхшы гына запас туплады. Һәм алар бер сыерга 2,5 килограмм урынына 5 килограмм фураж бирәләр. Нәтиҗәдә, сөт күләме артты. Моны мин үзебезнең район күрсәткечләре буенча да әйтәм. Шуңа күрә сөт бәяләренең төшүен башка җирдән кертелгән коры сөт белән генә аңларга кирәк түгел дип саныйм, - диде Дамир.
Комментарийлар
0
0
Сыерларга бирелэ торган субсидия кайчан теркэлгэн мал башыннан чыгып бирелэ?
0
0
0
0
Соравыгыз өчен рәхмәт. Белешеп, хәбәр итәрбез. Авыл темасына кагылышлы башка сорауларыгыз булса, 562-50-05 телефонына да шалтыратып бирә аласыз)
0
0
0
0
Соравыгызга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җавап бирде: субсидия 1 гыйнвардан хуҗалык буенча электрон китапка теркәлгән сыер санына карап түләнә.
0
0