16+

Төзек Казанны кайчан күрербез?

Казаныбызда барган бетмәс-төкәнмәс төзекләндерү эшләренә карагач, тиздән без дә «өр-яңа» шәһәрдә яши башлаячакбыз икән, дип, күңел сөенеп куя. Менә ул «тиздән»нең кайчан булачагын гына әйтүе кыен. Башкаладагы ремонт эшләренең әлегә очы-кырые күренми.

Төзек Казанны кайчан күрербез?

Казаныбызда барган бетмәс-төкәнмәс төзекләндерү эшләренә карагач, тиздән без дә «өр-яңа» шәһәрдә яши башлаячакбыз икән, дип, күңел сөенеп куя. Менә ул «тиздән»нең кайчан булачагын гына әйтүе кыен. Башкаладагы ремонт эшләренең әлегә очы-кырые күренми.

Ул арада Чаллы сүтеп-җимереп ташланган Казанның «борынына чиртеп» тә куйды. ТР Төзелеш министрлыгы республиканың иң төзек шәһәрләрен ачыклау буенча конкурс игълан иткән иде. Йөз мең кешедән артык халкы булган шәһәрләр арасында КамАЗ башкаласы беренче урынны яулады. Чаллы узган ел да җиңүне башкаларга бирмәгән иде. Быел икенче-өченче урыннарны лаеклы рәвештә Түбән Кама белән Әлмәт шәһәрләре бүлешкән. Казан исә әлегә пьедесталдан ерак тора. Әлегә дип ышанасы килә, чөнки Универсиада башланганчы, саласы юлларны салып, төзәтәсен төзәтеп бетерерләр, шәт. «Иң төзек шәһәрләр» исемлегенә шулай ук Бөгелмә, Зәй, Минзәлә һәм Мамадыш (җиңүчеләр халык санына карап ачыкланган. - Авт.) та кергән. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: конкурсның Россия күләмендә уздырылганында да вакыт-вакыт республикабыз шәһәрләре күренгәли. Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләренең берничә тапкыр җиңү тәмен татыганнары бар.
Көне-төне эш гөрләгән башкаланы бөтенләй үк исемлектән алып ташлыйсы килми, әлбәттә. Иртәгә яхшырак булсын өчен, бүген бераз кыен ашарга кирәк, дигән уй йөртә безне. Илсур Метшин ремонтка керешкәнче үк, җәй бик киеренке булачак, дип кисәтеп куйган иде. Шәһәр халкын түзем булырга чакырган реклама такталары урнаштырырга да онытмадылар, юлларның ябылуы турында алдан хәбәр ителеп торды. «Юллар машина капотына сулы стакан куеп, бер тамчы да түкмичә йөри торган булырга тиеш» - мэрның май башында әйткән әлеге сүзләренең нәтиҗәсен барыбыз да көтәбез. Билгеле булганча, Казанда 12 юл-транспорт чишелеше, җәяүлеләр өчен 45 чыгу юлы төзелә, 73 урамда капиталь төзекләндерү бара.
Әлегә Казанның төзекләнүе турында олыдан кубып сөйләргә иртәрәк. Бүген игътибарыбызны яңартылган урамнар түгел, бөкеләр, ябык юллар, ватык асфальт җәлеп итә. Аның каравы, киләсе елга яңарган, матурайган Казанда яшәрбез, дип өметләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading