16+

Участковыйлар өчен 82 йорт салыначак

Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган 383,3 мең кв м торакның 259,9 мең кв метры сафка бастырылган, бу - планның 67,8 проценты дигән сүз.

Участковыйлар өчен 82 йорт салыначак

Социаль ипотека программасы буенча планлаштырылган 383,3 мең кв м торакның 259,9 мең кв метры сафка бастырылган, бу - планның 67,8 проценты дигән сүз.

Видеоконферения режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елның 1 ноябренә республикада 1907,1 мең кв м торак сафка бастырылган. Участковыйларга хезмәт торагын төзү программасына килгәндә, бүгенгә 39 муниципаль берәмлектә 82 йортның 32се инде сафка баскан. Район җирлекләрендә спорт мәйданчыклары төзү эшләре дә алып барыла. План буенча, спорт мәйданчыклары барысы 155 урында булачак.
Киңәшмәне алып барган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район хакимиятләре башлыкларына спорт мәйданчыклары төзелешенә күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте. «Сезне эшләргә күпме өйрәтергә була? Бу бит сезнең район, сезнең халык, - диде ул. - Кемнеңдер килеп, сезгә спорт мәйданчыгын төзеп бирүен көтәргә кирәкми».
Төзелеш министры мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше программасы турында да сөйләп үтте. «Бүген балалар бакчалары - урыннарда иң кирәкле объектлар, - диде ул. - Һәм алар вакытында төзелергә тиеш, яңа балалар бакчасы төзеләме, әллә бина капиталь төзекләндереләме - бу мөһим түгел».
Татарстанда, Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы буенча, 260 ветеран өчен 67 йорт төзелеше дәвам итә. Ноябрьдә, 223 ветеранны субсидия белән тәэмин итү өчен, 254,2 млн сум күләмендә өстәмә акчаларның килүе көтелә. Кайбер категория гражданнарны, шул исәптән, 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында, 44 торак сертификаты рәсмиләштерелгән, аларның 36сы гамәлгә ашырылган.
Моннан тыш, 2013 елда 265 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә кирәк, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading