16+

Участковыйның башыннан кичкәннәре

XXI гасыр - демократия, кеше хокукларының якланылу гасыры дип әйтергә яратсак та, хакыйкать башкачарак. «Гладиатор», «Властелин колец» һәм башка фильмнарда сурәтләнгән чорларда гына түгел, хәзерге вакытта да кеше үтерү очраклары бар. Иң сәере - авылларда да мондый хәлләр булгалый.

Участковыйның башыннан кичкәннәре

XXI гасыр - демократия, кеше хокукларының якланылу гасыры дип әйтергә яратсак та, хакыйкать башкачарак. «Гладиатор», «Властелин колец» һәм башка фильмнарда сурәтләнгән чорларда гына түгел, хәзерге вакытта да кеше үтерү очраклары бар. Иң сәере - авылларда да мондый хәлләр булгалый.

Моннан ике ел элек безнең күрше авылда да кеше үтерү очрагы булды. Әле нинди очрак... Сәбәбе, гадәттәгечә, спиртлы эчемлекләр аркасында. Ир белән хатын икесе дә салырга яраталар иде. Шулай бервакыт, яхшы ук төшереп алгач, ике арада тавыш чыга. Ир хатынын кыйнап ташлый. Тегесе дә җавапсыз калырга теләми, ире йокыга китүгә, болар авылына «шабашка»га килгән икенче бер исерек ирне чакыра. Бергә утырып эчәләр. Эш шуның белән тәмамлана: «шабашник» йоклап яткан ирнең муенына балта белән чаба. Ир шунда ук җан тәслим кыла. Инде гәүдәне кая куярга? Идән астына төшерергә булалар.
Бу хәлләрдән соң берәр ай вакыт үткәч, аралашып йөргән күршеләре ирнең юкка чыгуын, өйдән начар ис чыга башлавын сизеп, милиция чакырталар. Яшь кенә участковый килә, идән астын карый. Анда исә таркалып баручы мәет «хуш» ис чыгарып ята. Әле моңарчы бер тапкыр да мондый күренешкә тап булмаган егет шакката! Районнан тагын дистәгә якын эчке эшләр органнары хезмәткәрләре килә. Хатын белән теге «шабашник»ны кулга алалар. Район милициясе өчен анысы бик җиңел эш. Ә менә идән астындагы гәүдәне ничек күтәрәсе? Кул белән дә тотып булмый, бау белән бәйләсәң, таралып китәргә генә тора. Ахыр чиктә теге яшь участковыйны идән астына төшерделәр, аның участогы бит! Тар гына идән астына бер кешедән артыгы сыймый, дөресрәге, икәү сыя. Әмма монда инде «берәү» бар... Мәетне эткәли-төрткәли астына көч-хәл белән җәймә тыгып, өскә күтәрә башладылар. Бу вакытта яшь участковый аста тора иде. Инде чыгарып бетердек кенә дигәндә, мәетнең башы өзелеп, участковыйның өстенә килеп төшмәсенме!
Яшь хезмәткәр чокырга төшкәндә мең газап белән төште, ә гәүдәне күтәрә башлаганда, ияләнә төшептер инде, шаярта да башлаган иде. Әмма бу хәлдән соң ул баскычы алынган идән астыннан шундый итеп менде, дөресрәге, менмәде, очып чыкты. Моның янында без киноларда сокланган Джеки Чаннар бер читтә торсын. Атылып та чыкты, бөтен хезмәттәшләрен бәреп егып, ишегалдына ыргылды.
Гәүдәне күтәрү бер мәшәкать булса, башны күтәрү тагын да авыррак булып чыкты. Участковыйны инде, атам, эшеңнән куам дисәң дә, кире идән астына төшерәм димә. Хәзер нишләргә? Әллә шунда гына җирләп калдырыргамы? Догасын укыгач ярамасмы икән дип, муллага дәшеп карадылар, тегесе мәет-фәләннәр юып өйрәнсә дә, кисек башны күтәрергә кушарлар дип курыкты, ахры, киңәшләрен бирде дә, сәламәтлегем начар дип, сүзне кыска тотты. Соңыннан олы яшьтәге бер милиционер инициатива күрсәтеп, идән астына төшеп китте.
Шулай итеп, җәйге якты төндә милиция бу мәшәкатьле эшне тәмамлады. Алар бу төнне йоклый алганнардырмы, белмим, мәгәр минем күземә йокы кермәде. Шулай, җәмәгать, милиция нәрсә эшли инде, ә фәлән тәңкә акча ала, дип сөйләнергә генә ансат ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading