16+

Украинаны киләчәктә ни көтә?

Украина хөкүмәте узган елның ноябрь аенда Евросоюз белән ассоциация турындагы килешүгә кул куюны кичектерү карарына килгәннән соң, анда кабынып киткән урам чуалышлары, милиция белән бәрелешләр инде ике ай буе дәвам итә. Барыбыз да, хакимияткә омтылган оппозициянең «шуклыклары» дәвамлы булмас, дип ышанган идек, тик ялгышканбыз икән. Ил эчендәге хәл торган саен...

Украинаны киләчәктә ни көтә?

Украина хөкүмәте узган елның ноябрь аенда Евросоюз белән ассоциация турындагы килешүгә кул куюны кичектерү карарына килгәннән соң, анда кабынып киткән урам чуалышлары, милиция белән бәрелешләр инде ике ай буе дәвам итә. Барыбыз да, хакимияткә омтылган оппозициянең «шуклыклары» дәвамлы булмас, дип ышанган идек, тик ялгышканбыз икән. Ил эчендәге хәл торган саен...

Халыкның күзен томан каплаган, диярсең
Украина Югары Радасы узган атнада килешенмәгән митингларны тыючы канунны кабул иткәч, тәртипсезлекләрнең яңа дулкыны Киевның урамнары белән мәйданнарына ташып чыкты. Украина башкаласындагы бүгенге хәлне күзәтеп, анда ноябрь-декабрь айларында узган митинглар әле чагыштырмача җыйнак һәм тәртипле генә канәгатьсезлек чаткылары булган икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Урамнарда шигарьләр кычкырып, плакатлар күтәреп йөрүләр анда хәзер бөтен әйберне тар-мар итүгә әверелде, милиция белән җиңелчә бәрелешләр урынына, канга батканчы сугышулар, хаос килде. Оппозиция бүген үзе аңлаган хакыйкать һәм үзе ышанган якты киләчәк өчен үзен дә, башкаларны да аямыйча көрәшә. Әйтерсең лә бер-берсе белән сугышып ятучы хөкүмәт гаскәрләре белән каршылык көчләре бер ил халкы түгел, ә гомерләре буе кан дошманнар булган кыргый кабиләләр.
Киев халкы ике лагерьга бүленеп, әүмәкләшеп сугышып яткан шушы дүрт көн эчендә хастаханәләргә 200гә якын зыян күрүчене китергәннәр. Әлбәттә, күпчелек корбаннар - оппозиция белән милициянең Грушевский урамындагы бәрелешләре нәтиҗәсе. Яралар җитди - берсенең баш капкачы ярылган, икенчесенең тәне янып беткән, өч кешенең күз алмаларын чокып алырга, берәүнең, чәрдәкләнеп беткәнгә, кул чугын кисәргә туры килгән. Баш күтәрүчеләр хокук сакчыларының өстенә таяклар, тимер кисәкләре белән ташлана, аларга янучан матдәле шешәләр ата, борынгы дәвердәге кебек, ташаткычлар ясый. Милиция аларга каршы газ, резин күсәкләр куллана, урамда кыш булуга карамастан, аларны шланглардан су белән коендыра.
Башкүтәрүчеләрнең шул рәвешле үз-үзләрен корбан итүгә барулары алга сөргән идеяләренең кыйммәтенә торамы икән соң? Туктаусыз көрәш мохитендә оппозициянең төп әйдаманы - элеккеге боксчы Виталий Кличко гына үзен иркен хис итәдер шикелле. Калганнарга бу канга батканчы тукмашулар, матур газиз шәһәрләренең урамнарын сугыш кырына әверелдерү нигә кирәк? Алар инде митингларның нәрсә аркасында кабынып киткәнен дә онытканнардыр һәм күзләрен томан каплау аркасында гына, зомбилардай, алга баруларын дәвам иттерәләрдер кебек тоела.
Күп сәясәтчеләр, Украинадагы чуалышларда катнашучылар арасында кешеләрне котыртып яту, ялкынга утын өстәп тору өчен Европадан җибәрелгән затлар да бар, дигән фикерләрен яңгыратканнар иде. Шулай була калса, Украина белән килешүгә шулкадәр омтылган Евросоюз да хәзер Киев урамнарындагы манзараларга бер дә шат түгелдер. Сугыш хәлендә яшәүче дәүләт аларга нәрсәгә кирәк?! Украинадагы вакыйгалар алга таба да шулай дәвам итсә, анда чын гражданнар сугышы башланып, ил үз-үзен харап итәчәк яки ул Янукович белән Кличко хакимиятләренә буйсынучы ике аерым дәүләткә таркалачак. Әлеге фаразлар күктән алынган фантазия генә дә түгел, ил икътисадының туктаусыз түбән тәгәрәве, митинглар аркасында эшләр тукталуы, бәрелешләр барган урыннарга якын яшәүчеләрнең, түзә алмыйча, читкә күченә башлаулары һ.б., Украинадагы тәртипсезлекләргә тиз арада нокта куелмаса, илне аянычлы киләчәк көтүе турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Украинадагы хәл - безгә сабак
Россия халкына да Украинадагы мәхшәрне күзәтүе ничек кенә авыр булмасын, безгә ул хәлләрдән бәясен үлчәп бетергесез гыйбрәт-сабак та алу мөмкинлеге бар. Россия хакимиятенең килешенмәгән митингларга каршы булуын өнәп бетермәүчеләр, аны кеше хокукларын кысу дип санаучылар Украина мисалында артык ирекнең нәрсәгә китереп җиткерә алганын күрә ала. Шунысын да истә тоту кирәк: илдә киеренке хәлне кешеләрне котыртып йөрүче бер төркем затлар китереп чыгара да ахырдан алар эзсез юкка чыга, нәтиҗәдә, халык зыян да күрә, өстәвенә, гаепле булып та кала. Украинадагы хәзерге хәл - шуңа да дәлил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading