16+

Укучылар беренче мәҗбүри имтихан тапшырды

XI сыйныф укучылары рус теленнән беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Татарстанда имтихан тапшыру өчен 86 пункт әзерләнгән.

Укучылар беренче мәҗбүри имтихан тапшырды

XI сыйныф укучылары рус теленнән беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Татарстанда имтихан тапшыру өчен 86 пункт әзерләнгән.

Мин иртүк Казанның Копылов урамындагы 37 нче гимназиягә киттем. Инде сигез тулып үтәр‑үтмәс, бер төркем укучы җыелган иде. Араларында төрлесе бар: почмакта посып, ел буе тыгызлап туплаган белемнәре башларыннан чыкмасын дип куркыптыр, авызларына су кабып утыручылар да, бөтен мәктәпне гөрләтеп шаркылдап көлеп, күңел ачып утыручылар да күренде.

- Тыштан гына тыныч күренә алар. Ә ишектән кергәндә, куллары калтырый, - диде имтиханда кизү торучыларның берсе.

Анысы да бардыр. Күрәсең, шуңа, укучылар килү белән бинага керергә ашыкмый, ишегалдында таптаналар.

- Әле кичә дә мәктәпкә әзерләнергә бардык. Укытучыбыз бик тырышты, төпле белем бирде дип саныйм, шуңа да рус теленнән әллә ни курыкмыйм. Иң курыккан имтиханым химиядән. Соңгы вакытта башка дәресләргә күбрәк игътибар бирдем, ә аңа вакыт калмады. Университетка кергәндә дә химия төп фән булып санала. Технология университетына нефть һәм газ эше юнәлеше буенча укырга керергә җыенам, - диде 34 нче мәктәп укучысы Рания Мәрданова.

Тырышканнарның нәтиҗәсе дә күзгә күренә. Әйтик, БДИ буенча уртача баллар саны елдан‑ел кими (мәсәлән, ил күләмендә рус теленнән уртача балл узган ел 64 баллдан 62,5кә төшкән), ә республика яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Казанның элиталы мәктәпләреннән саналган 131 нче һәм КФУ каршындагы лицей, 122 нче гимназия Татарстан буенча иң күп йөз балл җыючы укучылар тәрбияләгән мәктәпләр буларак танылды.

- Узган ел балалар безне үз нәтиҗәләре белән куандырды. Татарстан укучылары Россия күләмендә 3,3 баллга күбрәк күрсәткеч бирде. Урыс теленнән уртача күрсәткеч - 65,8 балл. Быел да балалар рус теле буенча имтиханнарын югары баллга тотар дип уйлыйбыз. Чөнки телне үстерү буенча республикада күп чаралар оештырыла. «Татарстанда рус теле» программасы кысаларында Онегин, Аксаков, Рождественский укулары оештырыла. Тиздән туган телләрендә белем алучы балалар өчен рус теленнән халыкара олимпиада оештырачакбыз, - ди мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Быел бердәм дәүләт имтиханы тапшыру тәртибенә яңа үзгәрешләр кертелде. Хәзер рус теле буенча имтиханда тест биремнәре юк, укучылар бары кыска җавап таләп иткән сорауларга җавап бирә һәм инша яза. Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә. Аттестат алыр өчен, укучы минимум 24 балл җыярга тиеш.

Сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен дә имтихан бирү 66 махсус пункт әзерләнгән. 21 бала сәламәтлекләре аркасында имтиханнарын өйдә тапшыра. Аларга имтихан биремнәрен 20 минутка озаграк чишәргә мөмкин.

Мин барган 37 нче гиназиядә барлыгы җиде мәктәп укучылары имтихан тотты. Имтихан барышына журналистлардан кала җәмәгать күзәтүчеләре дә күз‑колак булды.

Республика күләмендә мондый хокук барлыгы 1952 кешегә бирелгән. Ләкин БДИ бирүчеләрнең туганнары күзәтүче сыйфатында имтиханга керә алмый. Инде пенсия яшендә булган Нина Тюринаның да киләсе елга оныгы имтихан бирәчәк икән. Ул бирегә БДИ, чыннан да, дөрес, хокук бозуларсыз узамы икән дип күзәтергә килгән.

- Оныгым 10 нчы сыйныфны тәмамласа да, имтиханга күптән әзерләнә башлады инде. Барысы да яхшы булса, киләсе елга Казан федераль университетының исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына укырга керергә исә,t. Икенче тапкыр күзәтүче буларак торам, ләкин әлегә бернинди хокук бозу очракларына юлыкмадым, - дип белдерде ул.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading