16+

Ун муллага ялынганчы, бер Алладан сора...

Әлеге юллар Туфан абый Миңнуллинның «Тормышым-булмышым» китабындагы күптин-күп канатлы гыйбарәләре арасына язылган. Бөтен мәсьәлә буенча төгәл, өзеп әйтелгән фикере булган әдибебез дин темасына гына артык тирән кермәде. Дин, дин әһелләре турында артык гәп куертмады, ди иде аның каләмдәшләре дә. «Мулла» пьесасы басылып чыккач та, Туфан абыйның дингә булган карашын тоемларга...

Ун муллага ялынганчы, бер Алладан сора...

Әлеге юллар Туфан абый Миңнуллинның «Тормышым-булмышым» китабындагы күптин-күп канатлы гыйбарәләре арасына язылган. Бөтен мәсьәлә буенча төгәл, өзеп әйтелгән фикере булган әдибебез дин темасына гына артык тирән кермәде. Дин, дин әһелләре турында артык гәп куертмады, ди иде аның каләмдәшләре дә. «Мулла» пьесасы басылып чыккач та, Туфан абыйның дингә булган карашын тоемларга...

Мин театр белгече түгел, премьераларны караганнан соң озак вакыт күңелдә йөртеп, «май язам». Алма төшәр урын да булмаган «Мулла» спектакленә баруым да журналист буларак язармын дигән уй-ниятсез генә иде. Ә карагач, кулга каләм менеп кунаклады.
Премьераның икенче көнендә карадым мин. Аңа кадәр матбугатта беренче рецензияләр дә басылып өлгерде: «Спектакль ахырында мулланы атып үтерәләр». Спектакль барышында Эмиль Талипов героеның дучар булырга тиешле әлеге мизгелне көтү рәхәт түгел иде - авылга кайткан яшь, алдынгы карашлы хәзрәт бит... Һәрхәлдә, Туфан абый пьесасында ул шулай куела. Әмма әлеге рольне башкарган Эмильнең спектакльдә «ачылуын» күрмәдем мин - артык аз сүзле булдымы ул, хис-кичерешләрен зал белән бәйләп җиткермәдеме... Ә исерек Бәдретдин ролендәге Илдус Габдрахманов!.. Килештерсә дә килештерә икән кеше, булса да булыр икән артист! Аның катнашында күзгә чалынган бер-ике генә күренеш булгандыр, анда да әйткән сүзе бер учка сыеп бетәдер, әмма шәп уйнады Габдрахманов. Авылның мәңге айнымас эчкечесенең бер ишарәгә бер гомерен сыйдырып бетерүе ни тора да, карашына сыйган фәлсәфәсе, нуры ни тора! Ә җырлавы?! Искәндәр Хәйруллинның марионеткасы булып, илле грамм аракы өчен шут булып йөрергә әзер шушы бичара бәндәнең үз-үзенә кул салуын белгәч, җаннар өшеп китә. Мәңге айнымас Бәдретдин күкрәгендә дә йөрәк булган икән, кешелек сыйфатларын җуймаган, гамь югалтмаган бәндә булган ул. Аны бары тик заманның яман чире йоткан. Бәдретдинне хәтта эчкече дип тә атыйсы килми башлый - авыру ул, авыру гына...
Искәндәр Хәйруллин исә элек авылдан сөрелгән мулланың оныгы Вәлиәхмәт Габделәхәтович ролен башкара. Искәндәрнең нинди артист икәнен әйтеп тә торасы юктыр. Ул уйнамый инде, сәхнәдә яши генә. Багана роленә сәхнәгә чыгарып бастырсаң да, үзенә генә каратып тота алырлык сәләте бар. Монда ирексездән режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең сүзләре искә төшә: «Кайбер артистлар нәкъ баш роль өчен туа...»
Үзе дә авыр язмышлы шәһәр баласы яшь хәзрәт Әсфәндияр рухи яктан үлеп баручы авылны тернәкләндерергә дип кайта. Эшмәкәр Самат (Айрат Арсланов) аны Мөслимә апасының (Зөлфирә Зарипова) күршесенә урнаштыра. Ашатып-эчертеп, өен караулы итеп торыр өчен исә Мөслимә апа үз чиратында үз кызыдай итеп күреп үстергән күрше кызы Налимәне (Гөлчәчәк Хәмәдиннурова) «җигә».
Үлеп үк бетмәгән булса да, авылда яшьләр бармак белән генә санарлык, яшь егетләр исә эчү-сугышу юлында. Күрше авыл егетенә кияүгә чыгарга ният итсәң, гомумән, башта аларныкы булырга кирәк, дигән кыргый закон хөкем сөрә. Әлеге башбаштаклыкка үзләре дә «төшереп алырга» каршы булмаган авыл советы башлыгы Лемур да (Минвәли Габдуллин), участковый (Олег Фазылҗан) да каршы тора алмый. Авылның тагын бер образы - үлем-нитем була калса, ясин чыгарга йөрүче карт мулла (Равил Шәрәфи). Анысы да шайтан суына артык каршы булмаучы бәндә...
Миңа спектакльнең куелышы да, фәлсәфәсе дә, каршылыклы булуы да ошады. Налимәнең Әсфәндиярне яраттыра алуы да, «дурак» сүзе кыстырып сөйләшүе дә, «абыстайланмакчы» булуы да елмаю уятты. Әмма яраттыра алмады. Талантын бирде, җан җылысын ук өрмәде шикелле. Минвәлинең уйнавын яраттым - аннан һәрвакыттагыча гадилек, самимилек бөркелеп тора. Авылны дер калтыратып торган Эльбрусның мәчеткә алып кереп кыз көчләргә маташуы гына күңелдә бунт уятты - татар авылындамы? Мәчеттәме?!.
Ачысын-төчесен күреп өлгергән, үзе дә ирексез булып караган, монда - авылда да тукмау-янауларга дучар булган Әсфәндиярне «ачасы килде». Бик килде! Әллә шулай уйланылган режиссер алымы иде ул, әллә артык күпкә киткән азсүзлелек булдымы - без мулланың эчке дөньясын күрә алмадык. Ул җиде бик астында калды. Иң соңыннан хатыны Налимәнең: «Ә син чынлап Аллага ышанасыңмы?» - дигән соравыннан соң яңгыраган шартлау тавышын гына мин тизрәк Әсфәндияр белән бәйләргә омтылдым. Күпме сынауларны түзәргә сабырлык тапты ул, һәм монда менә шундый йөрәк түренә кадалган хәнҗәр - җанөшеткеч сорау! Берникадәр күләмдә хәзрәт күңеленә пәрдә күтәрелде шикелле... Әллә ул шартлау һәркем күңеленә юнәлтелгән күңел тетрәнүе булдымы икән - ә менә син ышанасыңмы Аллага?
Спектакльгә кагылышлы фикер төрлелеге дә шуның белән бәйледер. Кемнәргәдер ошаган ул, кемнәрдер, кистереп, ошамады, ди. Ә мин исә аннан тетрәнү алып чыктым, җанда дертләп кую, сискәнү тойдым. Арттырылган-бүселгән урыннары (татар авылының мәчетендә андый ук хәшәрәтлекләр юктыр һәм булмагандыр да дип ышанасы килә) бардыр, әмма режиссерның һәр проблеманы бөтен чагылышы белән бирә алуы, уйлануга этәрүе бәхәссез. Эчкечелек түбәнлек, көчсезлек кенә түгел, җәмгыятьнең авыруы да. Эчкеченең дә күңел дөньясы бай була ала!
Дингә кешене ничек китереп була? Спектакльдә аңа анык кына җавап юк, әмма уйлану бар. Мохит, шартлар, тирә-юньдәге кешеләр, авылның традицияләре, Самат кебек үз туган җире өчен кулыннан килгәнен эшләргә алынучылар кирәк икәнен анык күрсәтә. Дин-иман һәм мәчет - икесе ике нәрсәме, әллә бербөтен булырга тиешләрме - монысына да җавап эзли режиссер. Һәм автор Туфан абый кебек үк өздереп җавап бирми. Икеләнү калдыра, аңлашылмый, дип әйтергә кирәкмидер - һәр нәрсәне чәйнәп үк каптырсалар, без театрдан нәрсә белән чыгарбыз соң? Туфан абый әнә үзе ни ди иде бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading