16+

Универсиада көннәрендә документыңны кесәңдә йөрт

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен 24 меңгә якын полиция һәм хәрби хезмәткәр саклаячак.

Универсиада көннәрендә документыңны кесәңдә йөрт

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен 24 меңгә якын полиция һәм хәрби хезмәткәр саклаячак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников: «Башкалага чит төбәкләрдән - 9 мең, республикадан 2500 хезмәткәр килде инде», - диде шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә. Көндез урамнарда - 220, ә төннәрен 400дән артык патруль-пост хезмәте наряды күзәтчелек итә. Юл-патруль хезмәте постлары 70тән 300гә җиткерелде. «Спорт комплекслары, Универсиада спортчылары һәм кунаклары яшәгән урыннар, хәрәкәт маршрутлары 500 метр радиуста контрольдә тотыла. Шәһәр хуҗалыгының мөһим корылмалары шулай ук көчәйтелгән сак астына алынды. Автомобиль хәрәкәте чикләнмәячәк, ләкин тикшерүләр үткәрелә. Көтелмәгән хәлләр дә күзәтелә инде. Мәсәлән, Санкт-Петербургта полиция тарафыннан эзләүдә булган Эстония кешесе Казанда тотылды», - диде Валерий Красильников.
Спорт корылмаларына билет яки аккредитация бейджлары белән керәсең. Ләкин башта һәр кешенең кулындагы һәм кесәләрендәге әйберләр тикшерелә. «Халыкара дәрәҗәдәге зур чаралар узганда шәһәрләргә, гадәттә, кесә караклары да җыела. Универсиада көннәрендә Казанга да бөтен дөньядан кесә караклары бригадасы килеп тулачак, шунлыктан гражданнар үз милекләренә сак булсыннар иде», - диде Валерий Красильников. Мэр Илсур Метшин: «Универсиада вакытында иминлекне саклау - иң мөһим мәсьәлә. Полиция һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең тикшерүләрен аңлап кабул итсәк иде. FISU әгъзалары, Россия җыелма командасы Казанга килде. Рәсми рәвештә ачылмаса да, Универсиада тормышы инде башланды», - дип, теләкләрен белдерде. Универсиада көннәрендә төрле аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен, шәхесне раслаучы документларны кесәңдә йөртүең, төннәрен артык кәеф-сафага бирелмәвең хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading