16+

Универсиаданың үзенчәлекле билет программасы

Казанда узачак Универсиаданың билет программасы - бүген Россиядә беренче һәм иң зур масштаблысы. Универсиаданың ачылу-ябылу тантаналарына һәм уеннарга 1 миллион 260 мең билет сатарга планлаштырылган.

Универсиаданың үзенчәлекле билет программасы

Казанда узачак Универсиаданың билет программасы - бүген Россиядә беренче һәм иң зур масштаблысы. Универсиаданың ачылу-ябылу тантаналарына һәм уеннарга 1 миллион 260 мең билет сатарга планлаштырылган.

Уеннарны ачу тантанасына билетлар агымдагы елның 6 июленнән бирле сатыла инде, ә октябрьдән исә ярышларга да сатыла башлаган. Тамашачылар өчен махсус тәкъдимнәр пакетлары әзерләнгән. Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта «Казан-2013» Башкарма дирекциясе» оешмасының генераль директоры урынбасары - 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу һәм ябу чараларын үткәрү директоры Игорь Сивов әлеге планнар белән уртаклашты.
Бу эшкә керешкәнче, башта шундый халыкара уеннар тәҗрибәсе өйрәнелгән. «Безнең төп бурычыбыз - билет сатып, күбрәк табыш алу түгел, ә спорт чараларын тамаша кылу культурасы булдыру», - дип сөйләде И.Сивов. Моңарчы Универсиадаларда зур билет программаларына игътибар әллә ни булмаган.
Пакетлап сату аерым шәхесләр һәм предприятиелар өчен эшләнгән. «Универсиада рядом с тобой» пакеты, яшәү һәм эш урыннарыннан ерак булмаган арадагы спорт объектларына теләгән вакытта барып, аларны карау өчен объектларны төркемләп тәкъдим итә. Бәясе - 2043-4995 сум. «Болельщик» дигәне барлык төр спорт чаралары буенча аерым спорт дисциплиналарын үз эченә ала. «I love Sport» пакеты бер-берсенә якын булган спорт төрләрен берләштереп формалаштырылган. Бәясе - 1566-5814 сум. «Все церемонии» пакеты Универсиаданың ачылу һәм ябылу тамашаларын карау хокукы бирә. Бәясе билет категориясенә карап: А - 3400 сум, В - 3000 сум. «Моя команда» пакеты чит ил кешеләрен күздә тотып оештырылган.
Болардан тыш, «Тур одного дня» дип аталган бер көнлек турлар да оештырылачак. Әлеге тур бәясенә Казанга бару-кайту, чараларга керү билетлары да кергән. Тамашачыларны шулай ук автобусларда һәм елга транспортында китертү дә күздә тотыла. И.Сивов белдергәнчә, җир өсте һәм су транспорты гына түгел, һава транспорты да моннан читтә калмаска тырыша.
Казанда узачак Универсиадага тамашачыларны күбрәк җәлеп итү өчен, спорт чараларын презентацияләү бүлеге булдырылган. Ул үз эченә, уеннардан тыш, башка күп кенә чараларны - конкурслар, видеоинсталляцияләр һ.б.ны алачак. Кайбер объектларда балалар бүлмәләре булдырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading