16+

Урамда – болыт, күңелдә - кояш

Урамда болытлы һава торышы булуына карамастан, күтәренке кәефләр телибез сезгә, дуслар. Ә ялларыгыз тагын да кызыклырак үтсен дисәгез, без барлаган чаралар исемлегенә күз салыгыз. Бәлки, күңелегезгә хуш килгәненә барып та кайтырсыз.

Урамда – болыт, күңелдә - кояш

Урамда болытлы һава торышы булуына карамастан, күтәренке кәефләр телибез сезгә, дуслар. Ә ялларыгыз тагын да кызыклырак үтсен дисәгез, без барлаган чаралар исемлегенә күз салыгыз. Бәлки, күңелегезгә хуш килгәненә барып та кайтырсыз.

Сәүдә үзәгендә балалар бәйрәме
Шимбә - ял көннәрендә "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексында балалар бәйрәме узачак. Кунакларны күңелле анимация, мавыктыргыч шоу, мастер-класслар, күңелле бәйгеләр һ.б. көтә.
Вакыты: 12.00-19.00 сәгатьләрдә
Казан сакалы 2016
Шимбә Казанда гадәти булмаган фестиваль үткәрелә. Ул "Казан сакалы 2016" дип атала. Rockstar Bar да сакаллы һәм мыеклы кешеләр арасында бәйге уздыралар. Җиңүчеләр сигез номинацияда билгеле булачак.
Вакыты: сәгать 17.00 дә
Саня Кройтор концерты
Саня Кройтор - Израильнең танылган мызуканты. Аның скрипкада уйнавын Италия, Испания, Германия, Франция, Бельгия, АКШ, Канада, Финляндия һәм Россия тамашачысы бик яратып тыңлый. Казан халкы исә әлеге танылган музыкантны Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына килеп тыңлый ала.
Вакыты: сәгать 17.00дә
Kazan фольклор шоуы
«Туган авылым»да сез Kazan фольклор шоуының чыгышын карый аласыз. 1,5 сәгатькә сузылган программа татар халкының тарихы, традицион кичке ашлары турында сөйләп бирүче милли шоуны үз эченә ала. Бәйрәмнән соң артистлар белән фотога да төшәргә мөмкин булачак.
Вакыты: 18.00 һәм 20.30 сәгатьләрдә
"Зөя ухасы-2016" гастрономия фестивале
Моннан тыш, әгәр ялларыгызны Казаннан читтәрәк уздырасыгыз килсә, Зөя утрау-шәһәрлегендә узучы үзенчәлекле чара - "Зөя ухасы-2016" гастрономия фестивалендә кунак буласыз. Бәйрәм программасында уханы үзенчәлекле итеп пешерү, балык чистарту, камыр ашларын, балык ризыкларын иң оста әзерләү буенча бәйгеләр, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар көтелә. Шулай ук мастерскойлар һәм интерактив мәйданнар да эшләячәк.
Вакыты: 14.30 - 21.00 сәгатьләрдә
Балалар велоярышы
Якшәмбе көнне Казанның "Крылья советов" паркында "Обгоняй-ка» Бөтенроссия балалар велоярышы уза. Бәйгедә катнашучыларны теркәү эшләре инде башланган. Биредә ике яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашырга теләгегез булса, оештыручылар белән тиз арада элемтәгә чыгарга тырышыгыз.
Вакыты: сәгать 9.00 дә
"Казанны яса"
Казансу яр буенда ачык һавада рәсем ясау дәресләре уза. Бушлай уза торган әлеге чарада 4 сентябрьдә поп-арт стилендә рәсем ясаячаклар. Кирәкле барлык әсбапларны оештыручылардан алырга мөмкин.
Вакыты: сәгать 12.00дә һәм 14.00дә
V Халыкара яһүд музыкасы фестивале
Бу атнаның якшәмбесендә Казанда V Халыкара яһүд музыкасы фестиваленың гала-концерты уза. Очрашу урыны - УНИКС залы.
Вакыты: сәгать 16.00 дә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading