16+

Урман күчкән, диярсең

Ел саен Яңа ел алдыннан урамнарда сатыла торган чыршыларны күргәч йөрәк әрни. Узган елның соңгы көннәрендә Мәскәү базары яныннан узып китәргә туры килде. Юл читенә тезелгән чыршыларны күреп шаккаттым.

Урман күчкән, диярсең

Ел саен Яңа ел алдыннан урамнарда сатыла торган чыршыларны күргәч йөрәк әрни. Узган елның соңгы көннәрендә Мәскәү базары яныннан узып китәргә туры килде. Юл читенә тезелгән чыршыларны күреп шаккаттым.

Урман шунда күчкән, диярсең. Метр ярымлы чыршыларның бәяләре берәр мең сум тора иде. Читтәрәк кенә басып торган бер ирдән кайдан килүләре белән кызыксындым. Авылдан булып чыкты. Өлкәннәрнең кайберләре бу чыршыларны жәлләп, аны кисәргә рөхсәт бирүчеләргә ләгънәт укып үтсә, икенчеләре акча жәлләмичә сатып алуларына гаҗәпләнә. Шәхси кешеләр арасында да шуларны сатып кесә калынайтучылар шактый икәнен ишеткән бар. Беркөнне телевидениедә урман хуҗалыгында эшләүче бер җитәкчедән: «Өйгә тере чыршы кую шәһәр баласын әхлакый яктан тәрбияли», - дигән сүзләрне ишеттем. Табигать байлыгын әрәм итү нинди тәрбия булсын инде. Киресенчә, аларны кисмәскә өндәсәң, тәрбия булыр иде. Чыршыларның махсус питомникларда үстерелүен дә әйтте ул. Ни генә булмасын, берничә көн өчен аларны юк итү бик жәл бит. Кибетләрдә менә дигән ясалма чыршылар сатыла югыйсә.
Элек: «Урман шаулап үсә, лесник сатып эчә», - дип шаяртып җырлыйлар иде. Хәзер моны үзгәртеп: «Чыршы шаулап үсә, кемнәр кесәсенә?» - дияргә генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading