Шәһри Казан

Урманченың үз йорты булды

Күптән көтелгән вакыйга - мәшһүр рәссам, сынчы, ТАССР һәм РСФСР халык рәссамы Бакый Урманченың туган авылы Күл-Черкене авылында Бакый Урманче музей-йорты ачылды. Ачылыш башкала кунаклары, авыл һәм район халкы катнашында узды. Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге зур эшнең инициаторы Буа...

Реклама

Күптән көтелгән вакыйга - мәшһүр рәссам, сынчы, ТАССР һәм РСФСР халык рәссамы Бакый Урманченың туган авылы Күл-Черкене авылында Бакый Урманче музей-йорты ачылды. Ачылыш башкала кунаклары, авыл һәм район халкы катнашында узды. Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге зур эшнең инициаторы Буа муниципаль районы хакимияте башлыгы Рафаэль Әбүзәровка һәм музей-йортны төзүдә катнашкан осталарга, якташларының мирасын кадерли, олылый белгән Буа халкына олы рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы исә килгән кунакларны, алга таба да бу юнәлештә эш дәвам ителеп, музей киңәйтеләчәк, дип ышандырды.
Халык шагыйре Ренат Харис, Бакый Урманченың татар мәдәниятендә тоткан урынын ассызыклап, Нәкый ага Исәнбәтнең сүзләрен искә төшерде: «Бакый Урманче - безнең сынлы сәнгатебезнең аксакалы. Бездән: «Татар шигъриятенә, татар музыкасына нигез салучы кем?» - дип сорасалар, без Тукай һәм Сәйдәш исемнәрен атыйбыз. Ә сынлы сәнгатьтә Бакый Урманче дибез».
Әлеге чара кысаларында музей-йорт янәшәсендә сынчының бюсты ачылу, режиссер Николай Морозовның («Иман» киностудиясе) Бакый Урманче үзе исән чагында төшерелгән документаль фильмы күрсәтелү тантананы тагын да баетып җибәрде.
Музей-йортта рәссамның кул җылысын саклаган кружка, карандаш, ручка, эскизлар төшерелгән дәфтәре һәм үлгәннән соң алынган битлек кебек шәхси әйберләре белән танышып була. Бер үк вакытта иҗатына да зур урын бирелгән. Нәкыш, графика белән беррәттән, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт һәм Шәехзадә Бабичның скульптур портретлары да урын алган. Музейга 15ләп скульптураны сынчының улы Айдар бүләк иткән.
Бакый Урманченың 115 еллыгы уңаеннан шушы көннәрдә тагын бер зур вакыйга көтелә. Ул да булса, Б.Урманче премияләре тапшырылу. Әлеге олы бүләккә дәгъва итүче рәссамнарның эшләре ТР Сынлы сәнгать музеенда үз «хөкем»нәрен көтә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1153
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    543
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    401
    0
    0
Ночной режим