Татарстан АССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күп милләтле халкы өчен мөһим вакыйга.
Скопировать ссылку
Татарстан АССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күп милләтле халкы өчен мөһим вакыйга.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Искәртәбез, утырыш Казан Ратушасында узды. Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итте Президентның матбугат үзәге.
Виталий Мутко, утырышны ачып, бүген оештырылган программа өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Казанга килүгә үк алар Рөстәм Миңнеханов белән бергә берничә төзелеш комплексы объектында булганнар, шәһәр тирәлеге һәм җәмәгать киңлекләре үсешен бәяләгәннәр.
Татарстан һәрвакыт барлык проектлар буенча актив эшли, һәм аларны гамәлгә ашыру сыйфаты һәрвакыт югары, дип белдерде Виталий Мутко.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, республика бу тарихи чорның 70 елын РСФСРның автономиясе рәвешендә яшәгән. Бу елларда икътисад алга зур адым ясаган – кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең бөтен бер тармаклары булдырылган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе тотрыклы үсә башлаган, социаль структура да сизелерлек үзгәрешләр кичергән.
«Автономияле республика татар дәүләтчелеген үстерү рәвешләренең берсе булган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Менә нәкъ шул заманда яңа Россия шартларында Татарстан Республикасы уңышларына куәтле нигез салынган».
Юбилей елында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа бинага күчәчәк, элеккеге Эшче (Алафузов) театры бинасында ремонт тәмамланачак, анда «Созвездие-Йолдызлык» театры урнашачак.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада халыкара форумнарны һәм олы спорт чараларын уңышлы уздыру тәҗрибәсе бар, шуңа да республика юбилее иң югары дәрәҗәдә уздырылачак. Ышанам, без барлык билгеләнгән планнарыбызны гамәлгә ашырырбыз, дип белдерде Татарстан Президенты.
Оештыру комитетында тагын ТАССР тарихына һәм Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлеккә багышланган Татарстан Республикасы турында видеоролик күрсәтелде.
Комментарийлар