Владимир Путин 12 тапшыруда – Президент, ә дүртесендә Премьер-министр буларак җавап тотты.
Быелгысы башка еллардан аермалы булды. Владимир Путин халыктан килгән шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне видеоконференция форматында төбәк башлыклары һәм хөкүмәт әгъзалары белән бергә карады. Шул ук вакытта студиядә кунаклар да юк иде. Аның каравы, алып баручылар белән бергә волонтерлар һәм смс, ммс, видеошалтыратуларны чагылдырып барган зур экраннар күп иде.
Дүрт сәгать ярым барган «туры элемтә» вакытында Россия Президенты 79 сорауга җавап бирде. Ул башланганчы ук, халыктан 2 млн 300 мең сорау кабул ителгән иде. Алып баручылар әйтүенчә, кабул ителгән сорауның һәр бишенчесе социаль характерда булды. Шунысы игътибарга лаеклы: Президентка бирелгән сораулар саны буенча Татарстан өченче урында булса да, халык белән аралашу вакытында безнең республикадан бер кешенең дә соравы яңгырамады.
Бензинга бәя арту
«Туры элемтә»гә бензин бәяләре артуга бәйле сораулар күп килгән иде. Алып баручы аларның берсе Татарстаннан кабул ителүен хәбәр итте. «Туры элемтә»гә чыккан Алексей исемле ир-атның: «Кичә 39 сум иде, бүген – 41 сум. Бензинга бәя артуны туктатыгыз. Бөтен ил шуның өчен тавыш бирде бит!» – дигән мөрәҗәгатенә Владимир Путинның җавабыннан аңлашылганча, бензинга бәя арту нефть экспортын җайга салучы «салым маневры» белән бәйле. Әлеге сөйләшүгә Россиянең энергетика министры Александр Новак та кушылды. Аның сүзләренчә, чыннан да, бензин бәясе 5,6 процентка арткан – бу инфляциядән югарырак. Хәзерге вакытта Хөкүмәт бәя артуны туктаткан. 1 июньнән акцизларны төшерү буенча карар кабул ителгән.
Президент шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтне дә ягулыкка бәя үсүгә битараф карамаска өндәде.
Чемпионаттан соң
Владимир Путин «туры элемтә»дә белдергәнчә, Россиянең футбол инфраструктурасы Футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң да тик торырга тиеш түгел.
– Балалар һәм яшүсмерләр командалары, лигалар булдырырга һәм ярышлар оештырырга кирәк. Әлеге барлык объектлар да үз бәяләрен акласын һәм нәтиҗәле эшләсен иде. Акыллы эш иткәндә, боларны башкарып чыгарга мөмкин, чөнки заманча стадион – ул бит футбол кыры гына түгел, стадионнар эчендәге бик күп биналар, – диде Путин.
Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәләдә күп нәрсә төбәк җитәкчеләреннән тора, чөнки Чемпионаттан соң спорт объектлары алар карамагына күчәчәк. Шулай ук ул бу мәсьәләдә Россия футбол союзы да актив катнашырга тиешлеген белдерде.
«Туры элемтә» вакытында Владимир Путин: «Пенсионерларның керемнәрен арттыру – Россия Хөкүмәте өчен пенсия яшен озынайтуга караганда мөһимрәк бурыч», – дип белдерде.
Пенсия яшен арттыру турындагы сорауны Владимир Путинга Курск шәһәреннән Алексей Гончаров бирде.
Путин әйткәнчә, СССР вакытында эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәгәннәр, ләкин хәзер бу мәсьәләне кабат карарга кирәк. Ул эшләүче пенсионерлар аз түләнә торган эшләрдә мәшгуль, диде.
Путин пенсия яшен арттыру темасына «бик сак» карашта булуын әйтте.
Комментарийлар