Бүген Россия Президенты Владимир Путин Россия Федераль Җыенына еллык юллама белән чыгыш ясады.
Путин идарә иткән чордагы унөченче юлламада, гадәттәгечә, социаль-икътисади, сәяси үсеш юнәлешләре билгеләнде, илдәге вазгыять, эчке һәм тышкы сәясәт, икътисад турында сүз барды. Әлеге уңайдан Кремльдә 1000гә якын кеше җыелды.
Ышанычны акларга!
«Бердәм Россия» партиясе ил үсеше өчен җаваплы, дип белдерде Владимир Путин. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» Думада конституцион күпчелеккә ия, хөкүмәттә дә аның вәкилләре иң күбе. Гражданнар сайлауларның нәтиҗәсен билгеләде, ил үсеше юлын сайлады. Шуңа да, Путин сүзләренчә, россиялеләрнең ышанычын акларга кирәк.
«Саранланмагыз!»
Президент Россия түрәләрен саран булмаска, кабинетларда качмаска һәм халык башлангычларына теләктәшлек итәргә дә өндәде.
Путин шулай ук түрәләр халык белән сөйләшүдән курыкмаска тиеш, дип билгеләп үтте. Россия халкына хас булган мәрхәмәтлелек турында әйткәндә: «Безнең чорның үзенчәлекле билгесе - хәйриячелеккә киң катлам җәмәгатьчелекнең җәлеп ителүе. Кайвакыт аз керемле кешенең ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышуына гаҗәпләнәсең. Мин сездән саран булмавыгызны сорыйм. Әйдәгез, бергәләп бу мәсьәләне хәл итик», - диде Президент.
Президент шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга һәм волонтерлык хәрәкәтенә дә ярдәм итәргә чакырды.
Инфляция - 4 процент
Илбашы сүзләренчә, 2017 елда инфляция 4 процент тәшкил итәргә мөмкин. Моның өчен икътисадта барлык шартлар да бар. Россиядә иң түбән инфляция 2011 елда булган, ул 6,1 процент тәшкил иткән.
- Быел кимрәк тә булуы ихтимал, димәк, киләсе елга без 4 процент күрсәткеченә ирешә алабыз», - диде Владимир Путин.
Санкцияләрнең уңай нәтиҗәсе
Владимир Путин Россия фермерларын «бер урында утырмаска» өндәде. Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләр Россия агросәнәгать комплексы үсешенә уңай тәэсир итте дип саный ул. Ләкин фермерлар «бер урында утырмаска» тиеш, чөнки авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч ясаган санкцияләр гел дәвам итмәс. Россия Президенты фикеренчә, булган шартлардан файдалана белергә кирәк. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгару, хәрби техника экспортына караганда күбрәк табыш китерә. «2016 елда авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты бюджетка 16,9 миллиард доллар китерер дип көтелә», - диде Владимир Путин. Шулай ук ул хакимияткә авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм күрсәтүгә игътибар итәргә кушты.
Белем + тәрбия = замана мәктәбе
Заманча мәктәп белем генә биреп калмыйча, баланы тәрбияләргә дә тиеш, дип саный Президент. Моның өчен уңай тенденцияләр инде эшләнә дә башлаган.
- Мәктәпләргә иншалар кайтты, гуманитар фәннәргә дә игътибар артты. Әмма болар гына җитми. Театрларда һәм музейларда - махсус проектларны, ә мәктәпләрдә иҗади башлангычны үстерергә кирәк, - ди ул.
Владимир Путин сүзләренчә, заманча мәктәптә күптөрле тәҗрибәләр үткәрелә.
- Болар белән саграк булырга кирәк. Якындагы ике елда Россиядә балалар технопарклары саны 40ка кадәр җитәчәк. Бу эшкә бизнес һәм университетлар алынырга тиеш. Безнең егетләр һәм кызлар идеяләренең җәмгыятькә, ә киләчәктә Россиягә кирәкле булуларын белергә тиеш, - дип билгеләп үтте Президент.
Дуслар һәм дошманнар
Россия дошманнар эзләми, әмма басымны да кабул итмәячәк. Ул үз язмышын үзе хәл итә. Президент сүзләренчә, «Россия халыкара мөнәсәбәтләрдә тотрыклы система булдыру буенча җитди диалогка әзер».
Россия АКШның яңа хакимияте белән мөнәсәбәтләрне үстерергә әзер булуы турында да белдерде Президент. Моннан тыш, ул чыгышында бүгенге көндә Кытай белән дә бөтен юнәлеш буенча партнерлыкның бик мөһим икәненә басым ясады.
Россия һәм АКШның үзара мөнәсәбәтләре бөтен дөнья мәнфәгатьләренә җавап бирә. Бу -халыкара террорчылыкка каршы көрәш. Сүриядәге безнең хәрбиләр нәкъ менә шул бурычны үтиләр дә инде.
Бөтен хастаханәләргә - интернет
2017 елда Россиядә санитар авиация бик зур үсеш алачак. Киләсе елда әлеге программа 34 төбәкне колачлаячак, авиация хезмәтләренә түләүгә 3,3 млрд сум күләмендә акча бүленәчәк.
Юллама вакытында Россиянең элемтә министры Николай Никифоровка ике ел эчендә илнең барлык хастаханәләрен дә югары тизлекле интернет белән тәэмин итү бурычы йөкләнелде. Президент бу турыда сөйләшү булуы һәм идеяның тормышка ашырылырга мөмкин булуы турында да әйтеп узды.
Моннан тыш, Путин югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелүнең 15 тапкырга артуы турында да әйтте. Әгәр моңа кадәр бары тик 60 мең кеше генә тәэмин ителсә, бүген әлеге саннар 900 меңгә кадәр җитте.
Әлеге мәсьәләләрдән кала, Президент ил икътисадын 2025 елга кадәр үстерү планын эшләү бурычын да йөкләде. Путин фикеренчә, мондый план глобаль икътисадта Россия позициясен үстерергә ярдәм итәчәк.
Финанс мәсьәләләренә килгәндә, банк системасы тирән чокырдан чыкты, дип белдерде Путин. Узган ел табыш - 192 млрд сум булса, быел 714 млрд сумны тәшкил иткән.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш - шоу түгел! Ул профессиональлек һәм җаваплылык таләп итә. Президент сүзләренчә, дәүләт хезмәткәрләренең күбесе - гадел һәм тәртипле кешеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар