16+

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР...

Әлхәмдүлилләәәһ, бүген күп төзибез. Халкыбыз тырыш. Төрле җайсызлык, авырлыкларга карамастан, авылларда, шәһәрләрдә яңадан-яңа йортлар калка. Зәйнулла ишан: «Акчаң булса, үзең теләгәнчә йорт салып була, әмма йорт эченә тынычлык сатып алып булмый», - дигән. Әйе, өй ул тыныч, матур итеп яшәүне тәэмин итә торган урын, кечкенә генә күркәм бер дәүләт булырга...

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР...

Әлхәмдүлилләәәһ, бүген күп төзибез. Халкыбыз тырыш. Төрле җайсызлык, авырлыкларга карамастан, авылларда, шәһәрләрдә яңадан-яңа йортлар калка. Зәйнулла ишан: «Акчаң булса, үзең теләгәнчә йорт салып була, әмма йорт эченә тынычлык сатып алып булмый», - дигән. Әйе, өй ул тыныч, матур итеп яшәүне тәэмин итә торган урын, кечкенә генә күркәм бер дәүләт булырга...

Болын кадәр өйдә ике кеше яшәп ята икән - ул инде нинди генә затлы, зиннәтле йорт булмасын - зур кабер кебек. Өебез зур кабергә әйләнмәсен дисәк, төзи башлаганда ук Аллаһка тәвәккәл кылып, «бисмилләһ» дигән изге дога белән башларга, хәләл акча белән төзергә кирәк. Хәрам белән төзелгән йортта тынычлык та, бәрәкәт тә юк, аның киләчәге дә булмый.
Бүген «тел бетә, дин бетә» дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез, пикетлар ясыйбыз. Бер-беребездән ярыша-ярыша салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып туйлар ясап корган гаиләләребездә, ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә, ислам динен дәүләт дине итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый? Конституциядә дин иреге рөхсәт ителгән. Мәчетләр бар. Дини белем алырга, балаларны укытырга бөтен мөмкинлекләр бар, әле 30 ел элек кенә бу турыда хыяллана да алмый идек. Шөкер итеп хәрәкәтләнәсе урынга, без зарланабыз, гаеплибез.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җавап бирә», - диде. Көтүче көтүен явыз җәнлекләрдән һәм таралып китүдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән, без нинди көтүче? Кыямәт көнендә нәрсә дип җавап бирербез? Без бүген көтүебезне түгел, күбрәк нәфесебезне кайгыртып яшибез, алай итеп гаиләне дә, җәмгыятьне дә саклап булмый.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: «Йәәәә әййүһәлләзиинә әәмәнүү кууу әңфүсикүм үә әһлиикүм нәәраү үә куу зүһәннәәсү үәл хиҗәәраһ», ягъни, «әй, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз (үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, гаиләгезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез), ул җәһәннәмнең утыны - кешеләр һәм ташлар», - диде («Тәхрим» сүрәсе, 8 нче аять). Димәк, ир кешенең эше матур, зиннәтле өй салу белән генә бетми, ул шул өй әһелен - гаиләсен җәһәннәм утыннан саклаучы булырга тиеш.
Моның өчен, беренче чиратта, әлбәттә, динне саклау кирәк. Үзләре кечкенә йортларда яшәсәләр дә, бабаларыбыз зур-зур мәчет, мәдрәсәләр тотканнар. Бүген кайбер җирләрдә зур-зур зиннәтле өйләр арасында мескен генә мәчет утыра, яисә зур итеп, матур итеп төзелгән мәчетнең ягарына юк, йә имам тотарлык хәле юк. Мәчет картаеп кына иманга килгән бер карт кулына тапшырылган. Авылда мәчет кебек йөздән артык йорт, һәркайсының ягарына утыны бар, йөз йорт бергә бер мәчетне тота алмый. Дин бетсә, халык бетә. Аллаһ Раббыбыз динсез халыкны җир йөзендә тотмый, икенче халык белән алыштыра.
Милләтебезнең хәле мактанырлык түгел. «Фәлән җирдә фәлән татар яши», - дип горурланырга яратабыз. Телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бар. Кызганыч, күбесе җырчы-биюче әбиләр, гармунчы бабайлар, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Нинди генә конфет кәгазенә төреп күрсәтмик, алар инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә фаҗига кайда.
Динне саклау өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз», - диюе син, ничә яшьтә булуыңа карамастан, намаз, тәһарәт, госел тәртипләрен, иман шартын, кырык фарызны белергә тиеш дигән сүз. Намаз укый белмәүченең белмәвенә риза булып йөрүе - исерекнең аракы эчеп йөрүе, кемнеңдер уен автоматы янында басып торуы кебек үк зур гөнаһ. Намаз укырга өйрәндең икән, биш вакыт намазыңны вакытында укырга тырыш, мәчеттә җәмәгать белән укы, балаларың, якыннарың, дусларың да укысын - вәгазьлә, өйрәт. Вакытың булган саен, гыйлем ал. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Алар милли тел, милли кием, милли гореф», - диде. Без дәүләттә милли азчылыкны тәшкил итәбез. Телне саклау да, гореф-гадәтне саклау да, үзебезнең киемнәребезне кию дә динне саклау булып тора, шулай булмаганда, без милләтебезне югалтабыз һәм икенче милләткә әйләнәбез, ә безнең илдә икенче милләтнең дине башка.
Икенче - нәселне саклау. Без үзебезнең нәсел шәҗәрәсен, аның казанышларын, күренекле шәхесләрен белергә, балаларыбызны да үз нәселебез белән горурланырга өйрәтергә тиеш. Нәселең белән горурланыр өчен тарихны белергә, милләтеңнең үткәнен белергә, үзеңнең милли каһарманнарыңны белергә кирәк. Әлхәмдүлилләәәһ, соңгы вакытта Фатыйх Сәүбәнов, Камил Әбләзов, Вахит Имамов, Фәүзия Бәйрәмова, Мөсәгыйт Хәбибуллин һ.б. авторларның үткәнебез өчен горурлык уята торган тарихи китаплары дөнья күрде. Рәхмәт аларга. Ләкин тарих ул үткәнең белән горурланып, мактанып утырыр өчен генә кирәк түгел. Ул үткәндәге хаталарны өйрәнеп, алга таба шушы хаталарны кабатламас өчен кирәк.
Дәүләтебезне югалтып, милли һәм дини азчылыкны тәшкил итеп, инде берничә гасыр яшибез, бер гасырга якын динсез дә яшәп карадык, кызларыбызны уңга-сулга сибәбез. Бүген инде аларны төрле милләтләргә таратырлык хәлебез калмады, әмма әле һаман дәвам итә. Әлбәттә, кайсы гына халыкны алсак та, анда татар генын табып буладыр. Әмма инде алар без түгел, безнең милләткә хезмәт итүче, безнең милләтне кайгыртучы да, милләтнең санын арттыручы да түгел. «Аларның канында безнең кан бар», - дип сөенеп утыру - кәгазь акча яндырып, кулны җылыту кебек. Милли хәзинәбез булган, милләт аналары буласы кызларыбызның башка кавемне тәрбияләве бүген иң зур фаҗигабез. Үзебезчә фикерлик, үзебезчә сөйләшик, үзебезчә сөйләшә торган балалар үстереп калдырыйк. Шулай булса гына киләчәге өметле булыр. Бер хатын әйткән бит: «Кеше көен көйли-көйли, үз иремә охшаган бала таба алмадым», - дип. Дуслык та кирәк, толерантлык та кирәк, әмма ул үз милләтеңне, үз мәнфәгатеңне юкка чыгару хисабына булырга тиеш түгел.
Инде 80-90 ел буе мәктәпләрдә: «Сез маймыл нәселеннән», - дип аңлаткач, без әкренләп шуңа әйләнеп барабыз бугай. Хайваннарда әти-әни, туганнар, ятимнәр, мохтаҗлар дигән хис юк, бездә дә бетеп бара. Нәселне кайгырту, саклау ул матди яктан гына тәэмин итү түгел. Намаз укучылар нәселеннән булгач, үзебездән соң намаз укучылар калдыру. Уңны сулдан аера башлагач, балага намаз өйрәтә башларга кирәк. Намаз ярдәмендә генә нәселне бозыклыктан саклап була.
Яхшы әйбергә яхшы әйбер кушылса гына уңай нәтиҗә чыга. Бер казан ашка бераз бозылган, исләнгән әйбер салсаң, бөтен ашның тәмен ала. Шуңа күрә, тормыш корганда, балаларыбызга яхшы нәселдән пар сайларга киңәш бирергә кирәк. Матур гаилә корып, яхшы нәсел калдырырлык булсын. Бүген күп илләрдә, күп җирләрдә этләр, мәчеләр һәм кызлардан күргәзмәләр ясыйлар, иң матурын сайлыйлар. Кызлар күргәзмәсеннән аермалы буларак, этләр-мәчеләрнең нәселе, токымы турында документы - паспорты булмаса, ул конкурста катнаша алмый. Авыл халкы сыер алса да, нәселен, холкын тикшереп ала. Байлар өйләрендә асраган этләренең нәселен яхшы белә, горурланып сөйли. Әмма ни кызганыч, хатыныныкын түгел, күп вакыт ул үз нәселен дә белми.
Өченче сакларга кирәк әйбер - җан. Бүген күпме генә зарлансак та, тормыш, без үскән чор белән чагыштырганда, күпкә әйбәт. Өйләр дә зур, һәркемдә диярлек машина бар, ризык, кием күп, балалар гына аз. Кайвакыт исәпләп утырам: без үскәндә, авылда һәр йортка уртача 3 бала туры килә иде, бүген, аяныч ки, 2 йортка 1 бала туры килә. Бу фаҗига түгелмени. «Элек эш бар иде, хәзер юк», - дип акланмакчы булабыз. Әйе, элек эш бар иде, бригадир эшкә куып йөри иде, түләве юк иде. 6-7, 7-8 бала үстергән безнең әби-бабайлар бер тиенсезгә эшләгәннәр, пенсия дә 60 нчы елларда гына бирелә башлады. Балалар үстерергә, тәрбияләргә үзләрендә көч тапканнар, чөнки алар намаз укучылар яки намаз укучыдан дөньяга килгән кешеләр иде. Эшләгән кешегә бүген дә эш бар, әмма иман качкан, иман юк, намаз, тәһарәт юк, госел юк - шуңа күрә рәт юк. Аллаһка мәхәббәте булмаган кешенең бала сөяргә мәхәббәте була алмый, ул баланы иреген чикләүче, аңа кешечә яшәргә комачау итүче, тынычлыгын алучы дип карый. Аллаһка түгел, үз-үзебезгә табынабыз, үзебезнең нәфесебез өчен генә яшибез, бу яшәү түгел - гомер сөрү. Шуңа күрә җан кыябыз, әстәгъфируллаһ. Бала төшерү буенча Россия беренче урында тора. Кайвакыт бер сабый йә яшь кеше үлеп китсә, бердәнберемне алды дип елый-елый, Аллаһка тел тидерәләр. Сорау бирәсе килә: «Ә үзең дөньяга киләсе ничә җанны юк иттең?»
Дүртенче сакларга кирәк әйбер - мал. Гаилә башлыгы байлыкны таба да, тота да, саклый да белергә тиеш. Динебез бай яшәүдән тыймый. Ләкин байлык күңелдә түгел, кесәдә генә булырга тиеш. Күңелне тулысынча байлык биләп алса, анда Аллаһка һәм якыннарга урын калмый. Байлык хәләл юл белән табылырга һәм тиешле урынга тотылырга (зәкят, гошерләре чыгарылырга) тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Һү-үәлләзии җәгәлә ләкүмүл әрда зәлүүләң фәмшүү фии мәнәкибиһәә үә күлүү мирризкыйһ. Үә иләйһиннүшүүүр» (Мөлек сүрәсе, 15 нче аять), ягъни: «Җирне мин сезгә уңайлы итеп яраттым, җирдә йөрегез, кәсеп итегез, әмма минем хозурыма кайтасыгызны онытмагыз», - диде. Бүген без халкы 70-80 ел динсезлектә тәрбияләнгән илдә яшибез. Безнең халык өчен матди байлык - дәрәҗә. Һәм без, мөселманнар, халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырышып эшләмәсәк, балаларыбызга яхшы дөньяви гыйлемнәр бирмәсәк, начар яшәсәк, динсезләр: «Әнә мөселманнар, алар кебек булмагыз», - диячәкләр. Без телибезме, теләмибезме, ислам диненә каршы чакыра торган күргәзмә әсбап ролен үтәячәкбез. Шуңа күрә гыйлем алу дигәндә, аңа дөньяви гыйлем дә керә. Балаларыбыз яхшы укытучылар, табиблар, юристлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр булсыннар, иманлы да булсыннар. Иманлы, намуслы кешеләр халык хуҗалыгының кайсы гына тармагында эшләсәләр дә (турыдан-туры хәрам җитештермәгәндә), аннан дингә зыян юк. Намаз арасында эшләгән һәр хәләл эш савап булып языла.
Гаиләне тәэмин итү вәҗиб. Ир кеше хатынын ризык, кием, яшәү урыны белән тәэмин итәргә тиеш. Әгәр без, мөселманнар, гаиләбезне мөселман булмаган кешеләрдән күпкә начаррак тәэмин итсәк, дин дошманнары бу күренешне исламга каршы файдаланачак. Әлбәттә, хатын-кыз сабыр булырга тиеш. Бер сәгать авырлыкка сабыр итү бер ел нәфел гыйбадәттән хәерле. Әмма ир кеше дә үзенең вәҗибен үтәргә тиеш. Вәҗибне калдыру шулай ук зур гөнаһ. Бер кеше мәчеттә фарыз намаз бетүгә ашыгып чыгып китә, сәхабәләр ризасызлык белдергәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ачуланмагыз, аның гаиләсе зур, гаиләсен туйдырыр өчен, ул хәләл кәсепкә китте, ягъни бер фарыздан икенче фарызга күчте. Ә без фарыздан сөннәткә күчтек», - дигән. Бу хәдистә гаиләңне кайгырту фарыз дәрәҗәдә икәне күренә. Бүген кайберәүләрнең намаз беткәч тәсбих тартмыйча, Коръән тыңламыйча баскычта, киенү бүлмәсендә әкият сатып торуы фарыздан фарызга күчү түгел, ә чын әдәпсезлек. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әдәбе булмаганның сөннәте кабул булмас, сөннәте кабул булмаганның бер гамәле дә кабул булмас», - дигән.
Аллаһының рәхмәте белән корган нигезләребездә, яшәгән җирләребездә үзебезчә яшик, үзебезчә уйлыйк, үз ана телебездә, туган телебездә сөйләшик. Үз милләте, үз халкы белән горурлана һәм аңа хезмәт итә торган, татарча сөйләшә торган балалар тәрбияләп калдырыйк, изге эшләребездә, изге ниятләребездә Аллаһ ярдәмче булсын. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә насыйп булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading