Шәһри Казан

Җәй җәйлеген итә...

Эсселеккә түзеп кенә булмый бит әй! Күләгә дә коткармый, салкын су да, ашказанының җиләк-җимештән генә торуы да... Кешегә ничек тә ярап булмый анысы - салкыны да, кары, яңгыры, эсселеге дә. Әмма 2010ның коточкыч җәен хәтергә алганда, кичәге-бүгенге 30 градус эсселеккә генә түзәргә тиешбез кебек. Авылның җиләс болдырына чыгып утырсаң яисә...

Реклама

Синоптиклар эсселекне ким дигәндә тагын атна-ун көн булырга тиеш дип фаразлый. Казанда һәм Татарстанда утызның өске ягындагы һава торышы дүшәмбегә кадәр күзәтеләчәк. Шимбә көнне болытлаган күк якшәмбе көнне шифалы яңгыр булып та төшмәсме икән. Дүшәмбе, сишәмбедә терекөмеш баганасы +31, +28не күрсәтеп, яңгыр булса, чәршәмбе +28 һәм яшенле яңгыр булырга тиеш.
Мәскәүлеләр әнә артык эсседән интекми икән. Бу араларда аларда гел яңгыр. Бүген аларда +27 күрсәтсә, алдагы көннәрдә +23,+25 булачак. Икенче атнаның җомгасына гомумән +16 градус кына булыр дип фаразлана.
Җәй җәйлеген итте, челлә дә килде. Шуңа булганның кадерен белеп, тормышның ямен күреп яшик. Артык эсседә табиблар сүзенә колак салып, көненә ким дигәндә 2-2,5 литр су эчик, тәмәкедән, спиртлы эчемлекләр эчүдән тыелып, күбрәк җиңелчә ризыклар - яшелчә, җиләк- җимеш ашыйк. Кан басымы югары кешеләргә кояшта булу тыела, алар көн сүрелә төшкәч кенә урамга чыксын иде.
Аннан, Тукай шигырен искә төшереп, «эссе һавада мин суда уйныйм, йөзәм» дә шәп булачак. Моның өчен авылларыбыздагы чиста сулы елга-күлләре дә, Иделебез дә, Казанның аквапарклары да ярап куяр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: