16+

Яңа ел бәйрәме бәлагә әйләнмәсен: салют һәм фейерверклар аттыру өчен Казанда 4 мәйдан билгеләнде

Бәйрәмнәр һәрвакыт күңелле: җыр-бию, уен-көлке, күтәренке кәеф... Шаукым белән игътибар кими төшә, ә инде спиртлы эчемлекләр дә кулланган булсаң, эш-харап.

Яңа ел бәйрәме бәлагә әйләнмәсен: салют һәм фейерверклар аттыру өчен Казанда 4 мәйдан билгеләнде

Бәйрәмнәр һәрвакыт күңелле: җыр-бию, уен-көлке, күтәренке кәеф... Шаукым белән игътибар кими төшә, ә инде спиртлы эчемлекләр дә кулланган булсаң, эш-харап.

- Узган елның 24 декабреннән быелның 9 гыйнварына кадәрге чорында Казанда 26 янгын чыккан иде, шул сәбәпле, 4 кеше төрле авырлыкта тән пешүләре алды, кызганыч, 1 кеше ут-ялкын корбанына әверелде, - дип искә төшерде гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республикада 20 декабрьдән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы үзгә режим бара. Кизү-диспетчерлык хезмәте, махсус оператив төркемнәр эшчәнлеге көчәйтелде. Быелның 30 декабреннән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр районнар хакимиятләре, янгын сүндерү хезмәте, полиция, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль яклау идарәләре вәкилләре, йорттан-йортка йөреп, профилактика чаралары үткәрәчәк. Беренче чиратта, күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге ялгызакларга, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гражданнарга, шулай ук кешеләр тәүлек буена яши торган социаль учреждениеләргә игътибар биреләчәк.

Фердинант Тимурханов әйткәнчә, идарәче компанияләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең авария бригадалары, идарәче компанияләр җитәкчелеге вәкилләре составында йортларның подвалларын һәм чормаларын җентекләп тикшереп чыгарга тиешләр. Чыршы бәйрәмнәре оештырыла торган мәгариф, социаль һәм мәдәни учреждениеләр биналарын катгый күзәтчелеккә алу зарур.

- Янгынга каршы үзгә режим чорында билгеләнмәгән урыннарда пиротехник әйберләрне кулланган, ягъни аттырган, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф салына, - дип кисәтте Фердинант Тимурханов.

Казанда салютлар һәм фейерверклар аттыру өчен 4 мәйдан-территория билгеләнде:

Совет районында-Казан ипподромы янындагы Нәҗип Җиһанов урамы белән Петр Полушкин урамы арасында;

Вахитов белән Идел буе районнарында – “Сабантуй” мәйданы каршындагы автомобильләр куеп тору урынында;

- Авиатөзелеш белән Яңа Савин районнарында-Гаврилов урамындагы территориядә;

-Киров белән Мәскәү районнарында-Түбән Елга аръягы дамбасы (Киров дамбасы) тирәсендә.

Әлеге мәйданчыкларның барысында да коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр була.

Пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләре белән kzn.ru порталында танышырга мөмкин.

Онытмагыз:

- Яңа ел кичәләрендә кечкенә балаларны өйдә яки фатирда үзләрен генә калдырмагыз;

- Чыгып киткәндә, бер-ике сәгатькә генә булса да, электр герляндаларын һәм кирпеч мичтәге ачык утны сүндерегез;

- Кулдан ясалган электр приборларын, чыршы гирляндаларын кулланмагыз;

- Балаларга ут кабызырга, салют аттырырга рөхсәт бирмәгез. Балалар яшенә туры килүче пиротехник уенчыклар гына ярый;

- Бина эчендә һәм болконнан салют аттыру катгый тыела.

Котрару хезмәтенең бердәм телефоны  - 112.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading