16+

Яңа ел каникулларында Татарстанга 85 мең кеше ял итәргә килә

Яңа ел каникулларында Татарстан буенча 85 мең турист сәяхәт итәчәк. Казаннан кала туристлар Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай, Тәтеш шәһәрләрен дә үз итә. Ялларда сәяхәтчеләрдән кергән керем бер миллиард сумга кадәр җитәчәк.

Узган ел республикада 2,5 миллион турист кунак булган. Яңа ел да ким башланмады, барлык кунакханәләрнең 93 проценты инде берничә атна алдан броньләштерелгән иде.

Туристларның иң күп агымы россиялеләр. Якын тирәдәге регионнардан тыш, республикага Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән дә киләләр.

Болгар тарихи археологик комплексында туристлар "Ак мәчет" белән ипи музеен карарга килсә, Зөя утрау-шәһәрчегендә Раштуа бәйрәменә ашкына. Чистай һәм Алабуга шәһәрләре туристларны Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуацияләнгән фән белгечләре һәм сәнгать әхелләре белән кызыклы. Иделнең уң як ярында урнашкан Тәтеш исә татар һәм рус мәдәнияте берләшкән урын, туристлар да шуның өчен кызыксынып килә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading