Шәһри Казан

Яңа ел каникулының соңгы көнендә кайда ял итәргә?

"Әкият"тә "Әкият" курчак театры каршында ачылган боз шәһәрчегендә быел кунакларны халык әкиятләре геройлары каршы ала. Биредә төрле биеклектәге таулардан шуарга мөмкин. Җылыну, тамак ялгар өчен чәй эчү урыннары да каралган. Иң озын шугалак Кремль яры буендагы әкияти шәһәрчек исә - күпләрнең яраткан урыны. Монда балалар белән Кыш бабай йортында кунак...

"Әкият"тә

"Әкият" курчак театры каршында ачылган боз шәһәрчегендә быел кунакларны халык әкиятләре геройлары каршы ала. Биредә төрле биеклектәге таулардан шуарга мөмкин. Җылыну, тамак ялгар өчен чәй эчү урыннары да каралган.

Иң озын шугалак

Кремль яры буендагы әкияти шәһәрчек исә - күпләрнең яраткан урыны. Монда балалар белән Кыш бабай йортында кунак булырга, эльфлар белән очрашырга, Европадагы иң озын шугалакта шуарга мөмкин. Андагы сихри матурлык фотога төшү өчен дә шәп урын.

Юра паркы

Реклама

Динозаврлар Казаннан октябрь аенда ук күченеп китәргә тиеш булсалар да, "Казан Арена" буе аларга ошады булса кирәк. Юра паркында "боз чоры" хөкем сөрә. Паркта динозаврларны кышын да күрергә була. Шулай ук кунаклар өчен шугалак, тюбингтан шуулар, квадрациклларда йөрүләр, төрле аттракционнар эшли.

Әмәт урманы

Быел бу ял итү паркы беренче тапкыр эшли башлады. "Южный" сәүдә үзәгеннән ерак түгел урнашкан бу урында чаңгы, чанада шуарга мөмкин. Оста спортчылар, өйрәнчекләр өчен дә шуу урыннары булдырылган. Бу парк ял итү өчен дә менә дигән урын. Төрле утлар белән бизәлгән Әмәт урманында әкияти матурлык. Биредә 13 гыйнварга кадәр сәгать 16.00-18.00 аралыгында интерактив тамашалар да тәкъдим итәләр.

Хан сарае

Казанның ат спорты комплексы территориясендә урнашкан "Хан сарае" - быелгы кышкы сюрпризларның чираттагысы. "Хан сараен"да карусельләр, ясалма таулар бар. Шугалак та эшли. Биредә еш кына татарча җырлар яңгырый. Сувенирлар да сатып алырга мөмкин. "Хан сарае"нда хаски-парк һәм этнографик музей да эшли, дөрес керү түләүле. Сүз уңаеннан, Хаски-парк белән Этнографик музей апрельгә кадәр эшләячәк, ди әле. Кыскасы, ял итәргә теләүчеләр өчен сайлау мөмкинлеге җитәрлек. Ялларыбыз күңелле узсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: