16+

Яңа елдан хат ташучының хезмәт хакы да, эше дә артачак

Редакциябезгә Питрәч районы, Көек бистәсеннән шалтыраттылар. «Газетага язылып булмый, чөнки авылда почта юк. Күрше Богородское авылы почтасына кадәр барып йөрергә уңайсыз. Салмачы бистәсе халкы да безнең кебек тилмерә», – дип мөрәҗәгать итте Көек халкы.

Яңа елдан хат ташучының хезмәт хакы да, эше дә артачак

Редакциябезгә Питрәч районы, Көек бистәсеннән шалтыраттылар. «Газетага язылып булмый, чөнки авылда почта юк. Күрше Богородское авылы почтасына кадәр барып йөрергә уңайсыз. Салмачы бистәсе халкы да безнең кебек тилмерә», – дип мөрәҗәгать итте Көек халкы.

«Почта булачак»

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Богородское почта бүлегенә шалтыраттык. Чынлап та, Көектә дә, Салмачы бистәләрендә дә почта юк. Булмаган да. Бу районнар чагыштырмача яңа барлыкка килгән, биредә халык саны зур тизлек белән артып бара, элемтә бүлегенә ихтыяҗ зур. Әнә Көектә генә дә «Светлый» торак комплексы төзелгәннән соң, халык саны 7 меңнән артып киткән, ди. Богородское почта бүлеге җитәкчесе Елена Фаттахова әйтүенчә, Көек бистәсендә үзенә күрә бер почта бүлеге булдырып караган булганнар.
– Кибет бинасындагы арендага алынган бер бүлмәдә хат ташучы эшләп алды. Түләүләр кабул итте, газеталар таратты. Әмма ул августтан бирле эшләми инде. Кеше саны күп, хезмәт хакы аз, – ди Елена ханым.

Питрәчтә хат ташучылар уртача 5 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Салмачы, Көек бистәләренә барып газета-журнал таратырга хат ташучы юк. Почтальоннар җитми. Икенче сәбәп – Богородское белән бу бистәләр арасындагы юл бик начар. Асфальт та салынмаган.
– Пенсия акчасын бу бистәләргә үзем барып таратам. Ләкин кар-буранда, пычракта юл йөреп булмаслыкка әйләнә. Чарасызлыктан, әйләнгеч юлдан, Казан шәһәре аша барырга туры килә, – ди Елена ханым.

Өстәвенә, бистәгә барыр­га почта машиналары да җитми икән. Көек, Салмачы бистәсендә яшәүчеләр матбугатка язылырга, почта аша хезмәтләргә түләргә теләсә, Богородское бистәсенә барырга мәҗбүр. Тик берәүнең дә атна саен, газета алыр өчен генә фәлән чакрым юл узып, күрше авылга барып йөрисе килми. Шуңа да хәзер анда матбугатны өйгә яздыручылар бармак белән генә санарлык. Бу хәлгә халык та канәгать түгел, Богородское почта бүлеге җитәкчесе дә шикаятьләрдән туйган.

– Нишләргә дә белгән юк, чишеп булмаслык проблема булды бу. Бәлки Президентка хат язарга кирәктер? Богородское Питрәчкә якынрак, Салмачы белән Көек бистәләре Казанга якын. Аларга аерым почта бүлекчәсе булдырырга кирәк, – ди Елена Фаттахова.
Бу мәсьәлә белән «Татарстан почтасы» идарәсенә дә мөрәҗәгать иттек. Безнең үтенечне кире какмадылар. 2020 елның I кварталында яңа поч­та бүлеге ачылыр, дип вәгъдә иттеләр. «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсендә тышкы коммуникацияләр буенча баш белгеч Динара Әбделманова әйтүенчә, хәзерге вакытта «Татарстан почтасы» идарәсе Көек, «Светлый» торак комплексында элемтә бүлеге ачу өчен бина эзли.

Хат ташучылар җитмәү, почта бүлекләре ябылу бер Көек бистәсендә генә түгел, башка районнарда да күзәтелә. Татарстанда 3100дән артык торак пункт булса, аларның бары 1200ендә генә почта бүлекләре эшли.

Хат ташучы кибетчеме, фельдшермы?

Почтальоннарның хәлен аңларга да була кебек. Хәзер алар элеккеге кебек хат, газета-журнал, квитанция­ләр генә таратмый бит. Букчаларына карабодай, токмач, чәй ише азык-төлек тә өстәлде. План куела, аны үтәргә кирәк. Әллә халыкны газетага язылырга өндәргә тиеш ул? Әллә продуктны сатып планын тутырсынмы? Үземнең дә берсендә, журналист һөнәрен алыштырып, хат ташучы булып йөргәнем булды. Җиде-сигез килограммлы сумканы асып карда, яңгырда, челләдә, пычракта авылны аркылыга-буйга җәяү уравы җиңел түгел. Көненә унар чакрымнар узарга туры килә кайчак. Юлда кемнәр генә очрамый. Кыргый эт, явыз ниятле кешеләрдән Алла үзе сак­ласын, почтальоннарга бирелә торган газ баллоннары гына да ярдәм итмәскә мөмкин. Авыл хат ташучыларының күбесе юлсызлыктан интексә, шәһәр җирендә подъездларга керә алмый тилмерәләр. Почта әрҗәләре юк, булса да, бикләнми, аларны үсмерләр вата, яндыралар.

Хат ташучыларга фельдшер ролен үтәргә туры киләчәк дигән имеш-мимеш­ләр дә йөри. Хәер, гаҗәп­ләнәсе юк. Новгород өлкәсендә тәҗрибә үткәрә башлаганнар инде. Хат ташучы газета-журнал таратып, азык-төлек сатып кына калмый, кешенең хәлен белә, температурасын, кан басымын үлчи. Хат ташучыларны тагын кемнәргә әйләндерер­ләр икән?

Почталары ук кибетләргә әйләнеп бара аның хәзер. Кайбер бүлекләрдә сырага кадәр саталар. Почталарга супермаркет системасын кертергә уйлыйлар. Кеше үзенә кирәк товарны үзе сайлый алачак. Тик ул товарлар тезелгән стеллажларны кем күзәтеп торачак соң? Почта хезмәткәрләренең сакчы ролен дә үтәргә вакытлары җитәрме?

Газета-журналларга почта аша язылучылар кими башлагач, күп редакцияләр бу хәлдән чыгу юлын эзли башлады. Кайбер басмалар газеталарын үзе тарата. Сүз уңаеннан, бу проблема бер Татарстанда гына түгел. Әнә Әстерханда басыла торган «Идел» газетасының баш мөхәррире Фирүзә Шәрәфетдинова: «Почта аша газетага язылучылар бик аз. Әстерханда 11 татар авылы бар. Алар рухи азыкка мохтаҗ. Шуңа да газеталарны авылларга такси белән таратам», – ди. Кайбер редакцияләр шәхси хат ташучылар яллый. Безнең «Шәһри Казан» редакциясе, мәсәлән, альтернатив подписка юлын сыный. Кимендә ун газетага ташламалы бәядән язылган оешмаларга газета редакция көче белән таратыла. Кыскасы, һәркем ничек булдыра – шулай тыр­маша. Элемтә бүлекләренең бу рәвешле төрле өлкәне сынап караулары бәлки сакланып калуның бер алымыдыр. Ни дисәң дә, күп хезмәтләрне поч­тадан башка да башкарырга була лабаса. Заманча технологияләр өйдән чыкмый гына коммуналь хезмәтләрне түләү мөмкинлеге бирә, посылкаларны да махсус хезмәтләр аша китертергә була. Хат язу дигән нәрсә хәзер юк диярлек, кеше ватсап, социаль челтәр аша аралаша.

Ничек кенә булмасын, элек-электән хөрмәткә лаек хат ташучы һөнәре яшәсен иде, аларның һәрчак сумкалары газета-журналлар белән тулып торсын, ә басма матбугатның укучылары кимемәсен. Татар матбугатын бергәләп саклыйк.

Саннарда

Татарстанда барлыгы 1200 элемтә бүлеге исәпләнә, аларның 1111е стационар почта: 260ы шәһәрдә, 891е авылда урнашкан. 29 күчмә почта бүлеге, 70 почта пункты исәпләнә. «Татарстан почтасы» оешмасында барлыгы 3485 хат ташучы эшли. Алар 4 миллион кешегә хезмәт күрсәтә.

Сорау-җавап

– Газета-журналлар вакытында килмәсә нишләргә?
– Юристлар аңлатуынча, Россиянең «Кулланучылар хокукларын саклау турында»гы 28нче канун нигезендә, укучы һәр соңга калынган номерның акчасын сорарга хак­лы. Хат ташучыларның эшеннән канәгать булмаганда, почта бүлекчәсе белән сөйләшергә була. Әгәр бу булышмаса, Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Динара Әбделманова, «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсендә тышкы коммуникацияләр буенча баш белгеч:

– Бүген «Татарстан поч­тасы» идарәсендә 8967 кеше эшли, аларның 3485е – хат ташучы. 2018 елда почтальонның уртача хезмәт хакы 21 650 сумны тәшкил итте. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 7 процентка күбрәк. Моннан тыш, «Россия поч­тасы» хезмәткәрләргә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге бирә. Алар матбугатка яздырып, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул итеп, товар сатып, үзләренә акча эшли ала. Бер хезмәткәрнең хезмәт хакына уртача 1000 сум өстәлә. Актив хат ташучылар хезмәт хакын 4 мең сумга кадәр арттыра. 2020 елда хат ташучыларның хезмәт хакы 20 процентка артыр дип көтелә.

Алабугада, элемтә бүлеге өлкәсендә эшләүчеләргә хөрмәт йөзеннән, хат ташучы белән телеграфистка һәйкәл куелган. Дөнья­дагы әлеге бердәнбер композиция бронзадан коеп эшләнгән, шәһәрнең иң борынгы урамында урнашкан. Композициядә түбәтәйле телеграфчы егет баганага үрмәли, ә хат ташучы кыз велосипед янында басып тора. Һәйкәл 2007 елда ачылган.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading